Accessibility links

Кайнар хәбәр

WP: АКШ Украинаны 24 февральдә Русия объектларына һөҗүм итмәскә күндергән


Кирилл Буданов
Кирилл Буданов

АКШ хакимияте вәкилләренең кайберләре Русия җирләренә һөҗүмнәр низагны киеренкеләштерергә мөмкин дип саный, бу Русиянең атом коралы куллануына китерергә мөмкин дип сагая, дип яза басма.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганга бер ел тулган көнне – 24 февральдә Украина баш күзләү идарәсе Русиядә, шул исәптән Мәскәүдәге кайбер объектларына һөҗүмнәр ниятләгән булган. Бу хакта АКШ дәүләт иминлеге агентлыгының яшерен документларына сылтама белән The Washington Post хәбәр итә.

Бу документлар Америка оешмаларының башка яшерен документлары белән беррәттән элегрәк интернетта таралган булган. Аларның интернетка чыгуы өчен американ хәрбие Джек Тейшейра гаепләнеп кулга алынган иде.

Басма язуынча, һөҗүмгә ике көн кала – 22 февральдә Украина күзләвенең "Вашингтон үтенече белән Русия җирләренә һөҗүмнәрне кичектерергә ризалашуы" хәбәр ителгән, моны Американың Үзәк күзләү идарәсе җиткергән.

Бу үтенечне АКШның кайсы оешмасы ясаган һәм ни өчен Киев ризалашкан – монысы әйтелми. Әлегә АКШ һәм Украина рәсмиләре Washington Post язмасына фикер белдермәде.

Басма язуынча, Украина баш күзләве башлыгы Кирилл Буданов үз кул астында эшләгән хезмәткәрләрнең берсенә 24 февральдә Русиядәге һәдәфләргә "көчле һөҗүм ясарга" әзерләнергә кирәген әйткән.

Мәскәүдән тыш, мондый һәдәфләр арасында Новороссийски порты да булган. Украина бу һөҗүмнәрне ничек ясарга җыенганы документларда әйтелми.

The Washington Post искәртүенчә, димәк, Украина Русия эчендәге һәдәфләргә дә һөҗүм ясарга әзер, әмма АКШ мондый тактикага сак карый.

АКШ хакимиятенең кайбер вәкилләре Русия җирләренә һөҗүмнәр низагны киеренкеләштерергә мөмкин дип саный, һәм бу Русиянең атом коралы куллануына китерергә мөмкин дип сагая, дип яза басма.

  • Узган ел 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Украинада сугыш башланганнан соң, Русия җирләрендәге объектлар да һөҗүмгә дучар булды. Әйтик Украина контролендәге иң якын җирләргә якынча 700 километр ераклыкта урнашкан Энгельс хәрби һава аланы декабрьдә берничә тапкыр һөҗүмгә юлыккан иде.
  • Көнбатыш медиа чаралары украин түрәләренә сылтама белән, һава аланына Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итүен язды, Русия саклану министрлыгы да шулай дип белдерде. Киев моны расламады да, кире дә какмады.
  • Әмма Украина баш күзләү идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов Украинада сугыш барган чакта, Русия җирләренә яңа һөҗүмнәр дә ясалырга мөмкин, алар " тагын да эчкәрәк" ясалачак, дип белдерде. Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге хәрби һава аланына һөҗүмне "күрүемә шат идем" дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG