Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов белән бәйле вакыйгадан соң Русия Молдова илчелеге хезмәткәрен нон грата шәхесе дип игълан итте


Русиянең Молдовадагы илчелеге
Русиянең Молдовадагы илчелеге

Бу узган атнада Кишиневтан Русия дипломатын депортацияләүләренә җавап булды. Русия дипломатын депортацияләүләре исә 17 апрельдә Кишинёв һава аланында булган хәл белән бәйле. Ул чакта чик буе сакчылары илгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәгән иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Молдованың Мәскәүдәге илчелеге хезмәткәрен нон грата шәхесе дип игълан итте, шулай ук илгә Молдованың кайбер рәсми затларына керүне тыйды.

Бу тыю "Русиягә каршы белдерүләре өчен" Молдованың эчке эшләр министры Анна Ревенкога, ил парламентының "Гамәл һәм теләктәшлек" идарәче фиркасеннән депутатлары Оазу Нантойга, Олеся Стаматига һәм Лилиан Карпка кагыла.

"Коммерсантъ" мәгълүматынча, Молдова консулын Русиядән депортациялиләр. Бу – узган атнада Кишинёвтан Русия консуллыгы хезмәткәрен сөрүләренә җавап диелә.

Русия дипломатын депортацияләүләре 17 апрельдә Кишинёв һава аланында булган хәл белән бәйле. Ул чакта чик буе сакчылары илгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәде.

Молдова тышкы эшләр министрлыгы исә Русия илчелегенең ике хезмәткәре һава аланында үзләрен "ярамаганча тотты" дип ышандыра.

Молдова премьер-министры Дорин Речан Русия рәсми затларының үз-үзләрен тотышын "ярамый торган" дип атады һәм аларның икесенең берсен теләнмәгән шәхес дип табуны, ә икенчесенә һава аланына килүне тыю мөмкинлеген карарга кушты. Русия дипломатларының үзләрен ярамаганча тотуы нәрсәдә чагылган – Молдова хакимиятләре моны аңлатмады.

Бүген, 25 апрельдә, Русия тышкы эшләр министрлыгы Молдованың Мәскәүдәге илчесе Лилиан Дарийга "катгый протест" белдерде, бу "рәсми Кишинёвның Русиягә карата дус булмаган адымнары" белән бәйле, диелде. Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, бу – Молдова хакимиятләренең Русия дипломатын депортацияләвенә җавап булып тора.

  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Молдовага Мәскәү кушуы белән махсус барган. Чит илләргә сәфәрләрне Миңнеханов Русиянең тышкы эшләр министрлыгы белән килештерергә тиеш, аңа махсус "күрсәтмәләр" бирелергә мөмкин, ди ул.
  • "Русиянең Молдовада кызыксынуы зур. Бүген президент булган Майя Санду Европа, Украина яклы сәясәт алып бара. Шуңа Путин аны бәреп төшерергә, илдә инкыйлаб оештырырга тели. Бу теләктә Русия, беренче чиратта, гагаузларга таянырга тели, чөнки гагаузларның күп өлеше Мәскәү яклы", — диде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG