Казанда Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Руслан Мәсәгутовның Татарстан һәм Башкортстанның барлыкка килү тарихы язылган китабы чыккан. Китап урыс телендә, ул "1917-1922 елларда татар һәм башкорт республикалары барлыкка килүе ягыннан Көнбатыш Урал буе: өметләр һәм чынбарлык" дип атала.
"Былтыр Уфа губернасы бетерелеп, аның җирләре Башкортстан республикасына керүгә 100 ел тулды. 1922 елның 14 июнендә кабул ителгән акт ике халык арасындагы үзара мөнәсәбәтләргә йогынты ясады. Әлеге авырткан темабыз ахыргача өйрәнелмәгән булып чыкты", - дигән Руслан Мәсәгутов.
Автор сүзләренчә, китапта ике республиканың чикләрен рәсмиләштерү тарихына зур игътибар бирелгән. Шулай ук милли республикалар төзелүнең катлаулы баруы, аларга совет сәясәтенең каршы чыгуы, Урал-Идел буе төбәгендә төрле сәяси көчләрнең хакимият өчен көрәше язылган.
"Китапны язганда бик күп чыганаклар өйрәндек. Архив документларыннан тыш, җыентыкка шул еллардагы авыр атмосфераны тоярга мөмкинлек бирүче хисаплар, замандашларның истәлекләре кертелгән. 100 ел элек рәсми кәгазьләрнең төп өлеше иске татар телендә язылган булган. Без аларны урыс теленә тәрҗемә итеп, беренче мәртәбә киң җәмәгатьчелеккә чыгарабыз", - дигән Руслан Мәсәгутов.
Автор сүзләренчә, Татарстан һәм Башкортстан автономияләрен төзү берничә елга сузыла. Татар зыялылары башта Идел-Урал штатын булдыру турында хыяллана, аннары Татар-башкорт автономиясен төзергә талпынып карый, ләкин совет хакимияте җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмый гына ике автономия ясап куя.
- Руслан Мәсәгутовның яңа китабы 25 апрельдә "Ногай" кунакханәсендә тәкъдим ителде. Әлеге чара Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ярдәме белән оештырылды. Биредә Татарстан, Чуашстан республикалары һәм Ульян өлкәсе галимнәре катнашты.
- Узган ел галим Руслан Мәсәгутов Башкортстанда XVII гасырда башкорт сословиесына күчкән татарларның архив материалларын өйрәнә башлауларын җиткергән иде."Иң зур игътибар татар белән башкортның җир өчен килеп чыккан бәхәсләренә бирелә. Күп очракта татарлар җирне сатып алганнан соң башкорт дип атала башлаган. Димәк, аларның чыгышы татар булып чыга", диде ул.
- 2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4нче ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5, 6, 9нчы ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум