Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләре туганнарына сувенир итеп гранатлар җибәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Краснодар краеннан сугышка алынган ир шундый "бүләк"не әнисенә дип җибәргән, ә Калугадан мобилизацияләнгән ир хатынына тапшырган диелә.

Белгородтагы чик буе сакчылары бер сәгать кенә аерма белән ике машинаны туктаткан, аларда гранатлар тутырылган букчалар табылган. Ачыкланганча, Калуга һәм Краснояр краеннан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгәннәр шул рәвешле туганнарына сувенирлар тапшырмакчы булган. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.

26 апрельдә төнге сәгать 11 ләр тирәсендә чик буе сакчылары "Ровеньки" постында "Опель" машинасын туктаткан. Аның йөртүчесе 48 яшьлек Илшат исемле ир булган диелә. Машинада Ф-1 гранатлары, башка гранатлар өчен шартлаткычлар, дары тутырылган рюкзак табылган. Аны Краснояр краеннан мобилизацияләнгән ир әнисенә дип җибәргән, диелә хәбәрдә.

Бер сәгатьтән соң шул ук постта "Вольво" машинасын туктатканнар. Анда да гранатлар һәм шартлаткычлар тутырылган букча табылган. Машина йөртүче кыз букча минем иремнеке, эчендә нәрсә булуын белмәгән идем, дигән. Сугыш коралларын хатынына Калуга өлкәсеннән мобилизацияләнгән 35 яшьлек Андрей тапшырган диелә.

Чик буе сакчылары ике рюкзактагы шартлаткычларны тартып алган, моның белән бәйле материалларны хәрби тикшерүгә җибәргән диелә.

Быел февральдә Краснодардагы торак йортта гранат шартлады, коралны Украинага каршы сугышкан ихтыяри алып кайткан булган. Гранат шартлаган чакта ир исерек булган, ул кыйпылчыклардан җәрәхәтләнгән иде.

  • Гыйнварда Русия баш прокуратурасы статистика чыгарды, аңа ярашлы 2022 елда Русиядә корал һәм шартлаткычлар кулланып җинаять кылулар саны ике мәртәбә арткан. Кораллы җинаятьләрнең күпчелеген хәрби хезмәткәрләр кылган диелде.
  • Русия гарнизон мәхкәмәләре статистикасын өйрәнгән "Вёрстка" басмасы исә Украинага каршы сугышып кайткан кимендә 42 русияле корал, сугыш кирәк-яраклары һәм шартлаткыч маддәләр үзләштерү, саклау һәм йөртү маддәсе нигезендә гаепләнеп мәхкәмә каршына баскан, дип хәбәр иткән иде.
  • Мәхкәмә карарларыннан күренгәнчә, русияләр фронтта табылган утлы коралларны яки кулланылмаган патроннар һәм гранатларны үзләренә ала. Алар бронежилетлар, йокы капчыклары, рюкзакларында аны хәрби бүлекчәгә китерә, соңрак яшерә, ә өйләренә ялга кайтканда яннарына ала, диелде. Сугыштан корал алып кайта алучыларның аларны фатирларында һәм дачаларында саклавы әйтелде.
  • Медиа чаралары моңарчы берничә мәртәбә сугыштан әйләнеп кайткан русияләрнең кешеләргә утлы корал белән янавы һәм хәтта атуы турында язды.
  • Әйтик, былтыр августта Смоленски өлкәсендә сугыштан кайткан хәрбинең Украинадан күчеп килүчеләргә һөҗүм итүе билгеле булды.
  • Дондагы Ростовта исә Украинадагы сугыш турында бәхәсләшкәннән соң, бер хәрби такси йөртүчене атып үтерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG