Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган "Аккую" электростанциясенә атом ягулыгы китерү чарасында видео аша катнашты


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Кичә Эрдоганның хәле начараюы турында хәбәрләр таралды.

Бүген, 27 апрельдә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләште. Шуннан соң алар бергәләп Мерсин көньягындагы "Аккую" атом электростанциясенә атом ягулыгы китерү чарасында видео аша катнашты.

Кичә, чәршәмбе көнне хакимияттә 20 ел булганнан соң да, ил башы булуга кабат үз намзәтен тәкъдим иткән Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның 26 һәм 27 апрельгә ниятләнгән сайлау алды митинглары узмаячагы хәбәр ителде.

Reuters искәртүенчә, сишәмбе кичендә Эрдоган ашказаны эшчәнлеге бозылу сәбәпле үзен начар хис итүе турында әйтеп, туры эфирдагы әңгәмәсен өзгән.

Ул Twitter-да табиблар киңәше белән өйдә калырга карар кылуын язды.

Бүген Төркия президентының матбугат хезмәте Эрдоганның йөрәк өянәге кичерүе һәм хастаханәдә ятуы турында интернетта чыккан хәбәрләрне кире какты.

Президент даирәсендә бу мәгълүматны "нигезсез имеш-мимешләр" дип атадылар.

Шулай ук бүген Төркиянең чит илләрдә яшәүче ватандашлары ил президенты һәм парламенты сайлауларында катнашып, тавыш бирә ала башлады. Төркиянең үзендә сайлау 14 майга билгеләнгән.

Төркия ватандашларының иң зур диаспорасы Германиядә яши – 1,5 миллионлап кеше, дип искәртә dpa. Бу уңайдан Германиядә 26 сайлау бүлгесе ачыла, 9 майга кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.

  • Быелгы сайлаулар Эрдоган өчен иң авыры булачак дип фаразлыйлар. Күптән түгел уздырылган сораштырулар Эрдоганның оппозицион лидер Кемал Кылычдароглу белән тыгыз көндәшлек итүен күрсәтте.
  • Президент сайлауларының икенче туры 28 майда узарга тиеш. Әгәр 14 майда узган сайлау нәтиҗәләренә ярашлы 50 проценттан күбрәк тавышны беркем дә җыймаса, сайлауларның икенче туры үтәчәк.
  • Төркиядәге көчле җир тетрәү нәтиҗәләре быелгы сайлауларда да чагылыш табарга мөмкин дип саныйлар. "Бу фаҗига оппозициягә күп мөмкинлекләр, хакимиятне тәнкыйтьләргә форсатлар ачты. Һәм алар моны сәяси көрәштә актив куллана. Шуңа күрә җир тетрәү хакимият шансларын киметергә мөмкин", — дигән иде журналист Яшәр Ниязбаев.
  • Март ахырында Төркиядә өч оппозицион фирка президент сайлауларыннан илнең хәзерге башлыгы Рәҗәп Эрдоган намзәтен төшереп калдыруны таләп итте. Оппозиция Эрдоганның төп көндәше Кемал Кылычдароглуны хуплый. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, гамәлдәге президентны сайлауларга тәкъдим итү Төркия Конституциясенә каршы килә, чөнки ул хәзерге вакытта бу вазифада икенче мөддәтендә тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG