Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова премьеры Дорин Речан Путинны илнең кара исемлегенә кертүләрен белдерде


Молдова байрагы. Архив фотосы
Молдова байрагы. Архив фотосы

Исемлеккә Русиянең Украинага каршы сугышын пропагандалаучы һәм хуплаучы түрәләрне, популяр артистларны да керткәннәр. Дорин Речан моны халыкка чыгарыла торган исемлек түгел, әмма ул Молдованың тиешле оешмаларында бар, ә бу исемлектәгеләр илгә керү тыелганлыгын беләчәк, дигән.

Молдова премьер-министры Дорин Речан Русия президенты Владимир Путинны илнең кара исемлегенә кертүләрен әйтте. Бу хакта ул TV8 телеканалы эфирында белдергән. Речанның сүзләрен NewsMaker басмасы китерә.

Молдова премьер-министры әйтүенчә, русияләрнең кара исемлеген төзегәннәр, аларга илгә керү тыела. Исемлеккә Русиянең Украинага каршы сугышын пропагандалаучы һәм хуплаучы түрәләрне, популяр артистларны керткәннәр.

Премьер-министрның "Бу шактый озын исемлек, анда Владимир Путин да бар", дигән сүзләрен "Интерфакс" та җиткерә.

Дорин Речан моны халыкка чыгарыла торган исемлек түгел, әмма ул Молдованың тиешле оешмаларында бар, ә бу исемлектәгеләр илгә керү тыелганлыгын беләчәк, дигән.

Путиннан тыш, кара исемлектә Русиянең элекке баш прокуроры Игорь Чайканың улы һәм җырчы Филипп Киркоров та бар. "Русия Федерациясе безгә нәрсә эшләргә тиеш булуыбыз яки эшли алуыбыз турында күрсәтмә бирә алмый. Молдова республикасы – ирекле һәм суверен ил. Һзркем үз урынын белергә тиеш", дигән Дорин Речан.

  • 17 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзен Молдовага кертмәүләре турында хәбәр итте. Ул "Халыклар дуслыгы - 2023" Халыкара халык дипломатиясе конгрессында катнашу өчен Гагаузиягә барырга ниятләгән булган. Миңнеханов белән бергә чарага "Ак-Барс" холдинг башлыгы Иван Егоров та барган. Ада да очкычтан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Молдовага Мәскәү кушуы белән махсус барган. Чит илләргә сәфәрләрне Миңнеханов Русиянең тышкы эшләр министрлыгы белән килештерергә тиеш, аңа махсус "күрсәтмәләр" бирелергә мөмкин, ди ул.
  • "Русиянең Молдовада кызыксынуы зур. Бүген президент булган Майя Санду Европа, Украина яклы сәясәт алып бара. Шуңа Путин аны бәреп төшерергә, илдә инкыйлаб оештырырга тели. Бу теләктә Русия, беренче чиратта, гагаузларга таянырга тели, чөнки гагаузларның күп өлеше Мәскәү яклы", — диде ул Азатлыкка.
  • Миңнеханов белән булган хәлдән соң, Молдова тышкы эшләр министрлыгы Русиянең Кишинёвтагы илчелеге хезмәткәрен нон грата шәхесе дип игълан итте. Шулай ук тагын ике Русия дипломаты һава аланына керүгә махсус рөхсәттән мәхрүм ителде.
  • Молдова тышкы эшләр министрлыгы исә Русия илчелегенең ике хезмәткәре Миңнеханов белән бәйле вакыйга аркасында һава аланында үзләрен "ярамаганча тотты" дип ышандыра.
  • Моңа җавап итеп, Русия дә Молдова илчелеге хезмәткәрен нон грата шәхесе дип игълан итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG