"Безнең халыкларга яшерен геноцид ясау өчен Русия мобилизация куллана. Мәскәү берүк вакытта безнең халыкларны Украинага каршы агрессиядә катнаштыра, урыс булмаган халыкларны юк итә һәм безнең бәйсезлек өчен көрәшү мөмкинлегебезне какшата. Бу максатчан сәясәт һәм аны Русиядән чыгу белән генә туктатырга мөмкин ", дип аңлатты Швециядә акциядә катнашучы, үзен "Татарстандагы сөрген хөкүмәте" дип атаучы төркем әгъзасы Аида Габдрахманова.
Литвада чарада башкорт активисты Руслан Габбасов, Төркиянең Анталья шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев катнашкан.
"Азат милләтләр лигасы"2022 елның язында булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум