Казан федераль университетының (КФУ) фундаменталь медицина һәм биология факультеты галимнәре чөгә балыгының (стерлядь) мускул тукымаларын лабораториядә үстерү ысулын уйлап тапкан. Хәзер балыкның ясалма итен биопринтердан чыгарырга мөмкин, дип яза "Бизнес Onlinе" .
"Без ясалма балык ите үрчетү өчен мускул күзәнәкләрен алу технологиясен таптык. Чөгә балыгын сайладык, чөнки ул файдалы һәм деликатес булып тора", дигән басмага "Регенератив ветеринария" фәнни-тикшерү лабораториясе мөдире Елена Закирова.
"Балык итен алу өчен биопринтер кулланыла: күзәнәк материалын био-кара белән бутыйлар һәм бастырып чыгаралар. Бу продукт махсус инкубаторда 5-14 көндә өлгерә", дигән лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Александр Аймалетдинов.
Чөгә балыгы Русиянең Кызыл китабына кертелгән, аны тоту ярамый. Казан тикшеренүчеләре фикеренчә, чөгәнең ясалма ите тәме һәм файдалы үзлекләре ягыннан чын балыкныкыннан берни белән дә аерылып тормаячак.
Республикада моңарчы да табигый итне алмаштыру тәкъдимнәре булган иде. Әйтик, 2020 елда Татарстанда ясалма ат ите ясау эшенә керешүләре хәбәр ителде. Галимнәр ясалма ит табигыеннан берни белән дә аерылмаячак дип ышандырды. Азатлыкка әңгәмәсендә "ArtMeat" фәнни берләшмәсенең генераль мөдире, галим Әскәр Латышев ясалма ит "витаминнарга хәтта баерак булачак", дигән иде.
- Әмма дин әһелләре, шул исәптән Татарстаннның "Хәләл" комитеты да ясалма итне мөселманнарга ашарга ярыймы дигән сорауга өздереп җавап бирә алмады. "Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин Татарстанда һәм гомумән Русиядә табигый итне җитештерүне саклап калырга кирәк дигән фикердә. "Бу беренче чиратта Көнбатышка ияреп эшләү. Көнбатышның бөтен әйберен дә кабатлау кирәк түгел. Үсемлектән ясалган итне алар уйлап чыгарды. Безнекеләр нәрсәдән ясала, ул ахыр чиктә хәләлме, хәраммы – тикшеренү уздыргач кына билгеле була", дигән иде ул.
- Быел февральдә Татарстанның дигитал үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин "микротерлекчелек"не (ашау өчен кулланылырдай бөҗәкләр үрчетү) үстерү турында уйларга тәкъдим итте.
- Аның әйтүенчә, "микротерлекчелек" зарарсыз, аның уңай яклары арасында итне алмаштыра алу үзлеге дә бар, чөнки мондый кушылмалар аксым, витаминнар һәм минералларга бай.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум