Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты Русия гаскәренә "Вагнер" кебек сугышырга өйрәнергә өнди


"Вагнер" сугышчылары. Архив фотосы
"Вагнер" сугышчылары. Архив фотосы

Украина рәсмиләре һәм бәйсез журналистлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен күпсанлы хәрби җинаятьләрдә гаепли.

Контракт төзеп Украинадагы сугышта булган Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев "Вагнер"ны мактап белдерү ясаган.

Ул Русия кораллы көчләренә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең "уңай тәҗрибәсен үзләштерергә кирәк", соңгы айларда фронтта "иң сизелерлек уңышлар – аныкы булды", дигән.

"Хәзерге вакытта "Вагнер" сугышчылары тапшырган позицияләрдә торабыз. Алар дошманнан бу позицияләрне тешләре белән кимереп алды һәм, дөресен әйткәндә, соңгы айларда көрәш сызыгында иң сизелердәй уңышлар да аларныкы булды", дип язган Шәрәфиев үзенең Telegram-каналында.

Депутат сүзләренчә, "вагнерчы"лар "сыгылмалырак һәм хәрби бурычларны үтәүгә тиз яраклаша".

"Киләчәктә Русия гаскәрендә мондый оешмаларның уңай тәҗрибәсе исәпкә алыныр һәм безнең кораллы көчләрне дә тиешенчә үзгәртерләр дип уйлыйм", дигән Шәрәфиев.

Татарстан дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев Украинадагы сугышка былтыр 7 ноябрьдә киткән иде. Ул "Татар-информ" га әңгәмәсендә үзенең гаскәрдә хезмәт итмәвен, әмма Русиядә мобилизация игълан ителгәч "читтә кала алмавын" сөйләде.

  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. Русия кануннары хосусый хәрби оешмаларны тыя.
  • Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калганнарга ярлыкау вәгъдә итәләр.
  • 5 гыйнварда Путинга якын эшмәкәр, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы һәм аны иганә итүче Евгений Пригожин Украинадагы сугышта катнашкан тоткыннарның ярты еллык килешүләре тәмамланды, аларның хөкем ителү карарлары юкка чыгарылды диде.
  • "Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручылар, үтерүчеләр булуы да ачыкланды.
  • Шулай ук алар арасында 87 яшьлек әбисен үтергән Татарстан кешесе дә бар иде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышкан тоткыннарны аклау – Русия кануннарына ярашлы башкарыла дип белдерде.
  • Ак йорт белдерүенчә, Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Бахмут шәһәрен басып алырга тырышканда, соңгы биш айда Русиянең 20 мең хәрбие һәлак булган, аларның яртысы – "вагнерчы"лар.
  • Украинадагы сугышта үлүче Татарстан һәм Башкортстан кешеләре исемлегендә соңгы атналарда "Вагнер" сугышчылары исемнәре артта. у хәл бигрәк тә Башкортстанда сизелә. Көн саен диярлек интернетта берәр вагнерчының үлеме турында мәгълүмат тарала. Аларның күпмесе элек төрмәдә утырган булган - билгесез. "Вагнер"да сугышучыларның кайберләрен зурлап озаталар, гаиләсе, якыннары гына җыелып күмелгән кешеләр дә бар.
  • Төрле мәгълүматларга караганда, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынырга мөмкин. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG