Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белградта мәктәп укучысы атыш ачкан, ун кеше һәлак


Мәктәп каршында полиция, 3 май
Мәктәп каршында полиция, 3 май

Сигез укучы, сакчы һәм укытучы үлгән, дип яза медиа чаралары. Тагын кимендә өч укучы җәрәхәтләнгән. Атучыны тоткарлаганнар.

Сербиядә Белград шәһәренең Врачар районындагы мәктәпләрнең берсендә 14 яшьлек укучы атыш ачкан. Сербия медиалары мәгълүматынча, ул тарих дәресе барган сыйныфка кереп, биш патрон кысасын атып бетергән.

Сигез укучы, сакчы һәм укытучы үлгән, дип яза B92. Тагын кимендә өч укучы җәрәхәтләнгән. Атучыны тоткарлаганнар.

Әлегә үсмернең ни сәбәпле атыш ачуы да, башка нечкәлекләр дә билгеле түгел.

  • Мондый фаҗига моннан ике ел элек Татарстанда да булган иде. 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде, атышта 23 кеше яраланды.
  • Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Алла дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.
  • Быел 13 апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте.
  • Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев Алла булмавын таныды һәм гафу үтенде. "Зыян күрүчеләрдән гафу үтенәм. Бернинди сүзләр һәм акчалар да һәлак булучыларны кире кайтармаячагын, инвалидларны сәламәтләндермәячәген беләм. Бөтен дәгъваларны үтәргә тырышачакмын. Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын. Мин Алла булмадым һәм үземне Алла дип санамыйм да", диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG