Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Ул Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештыруда гаепле дип табылды, фаҗигадә тугыз кеше  үлде.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештыруда гаепләнгән Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте. Фаҗигадә тугыз кеше, шул исәптән җиде бала үлгән иде.

Ул күп кешене үтерүдә, шартлаткыч ясау һәм куллануда, мәктәп милкен зарарлауда гаепле дип табылды, дип хәбәр итә Татарстан медиалары.

Гомерлек зинданнан тыш, Галәвиевкә 200 мең сум штраф бирелгән.

Хөкем карарын бүген иртәнге сәгать унда игълан итә башладылар.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Галәвиев беренче биш елын төрмәдә үткәрергә тиеш дип белдергән иде. Галәвиев гаебен таныды, әмма биш ел төрмәдә утыруга риза булмады. Гадәттә хөкем ителүчегә төрмәдә кырысрак шартлар каралган. Беренче чиратта аларны йөрешкә чыгармыйлар диярлек, ә колонияләрдә бу рөхсәт ителә.

"Соралган хөкем карарыннан биш ел төрмәне алып ташлауны сорыйм, мине болай да гомерлеккә мәхрүм итмәкчеләр. Әгәр төрмә җәзасы биреләчәк икән, ул чакта тикшерү белән килешүгә баруның мәгънәсе булмагандыр да", дигән иде ул.

Соңгы сүзен әйткән чакта Галәвиев зыян күрүчеләрдән гафу үтенде һәм аларга тиешле компенсацияләрне түләргә сүз бирде. "Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язарга, ә аннан килгән акчалар белән дәгъваларны капларга тырышырмын", диде ул.

  • 2021 елның 11 маенда гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
  • Октябрь уртасында Галәвиевка ачылган җинаять эшен Баш прокуратура Татарстанның Югары мәхкәмәсенә тапшырды.
  • Тикшерү фаразынча, һөҗүмгә әзерләнгәндә Галәвиев шартлаткыч маддә ясаган, ау мылтыгы һәм аңа 505 ядрә алган, шуннан соң гимназиягә килеп, берничә тапкыр сакчыга, укытучыларга һәм укучыларга аткан, соңрак шартлаткыч җайланманы эшкә җиккән.
  • Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
  • Тагын берничә кешегә, шул исәптән гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG