Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа йортлардагы фатирлар акрынрак сатыла башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Бер ел эчендә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга тәкъдим 81 процентка арткан, әмма шул ук вакытта ихтыяҗ 21,9 процентка кимегән. Беренчел базарда моның кадәр тәкъдим булганда, сатып алучы озак сайларга мөмкин”, дип аңлата "Авито Недвижимость” җитәкчесе Дмитрий Алексеев.

Русиядә яңа йорттагы фатирлар узган ел белән чагыштырганда 28 процентка акрынрак сатыла башлаган: бер ел элек уртача 129 көндә сатылган булса, хәзер 165 көндә сатыла, дип яза ТАСС Avito тикшеренүенә таянып.

Бу күрсәткеч ягыннан беренче урында Самар өлкәсе тора – анда яңа фатир сату өчен 94 процентка күбрәк вакыт китә башлаган (89 көн урынына 173 көн кирәк). Яңа йортлардагы фатирлар Казанда да былтыргыдан 88,8 процентка акрынрак сатыла башлаган.

"Бер ел эчендә яңа төзелгән йортлардагы фатирларга тәкъдим 81 процентка арткан, әмма шул ук вакытта ихтыяҗ 21,9 процентка кимегән. Беренчел базарда моның кадәр тәкъдим булганда, сатып алучы озак сайларга мөмкин", дип искәрткән бу уңайдан "Авито Недвижимость" җитәкчесе Дмитрий Алексеев.

Шул ук вакытта русияләрнең сатып алу мөмкинлеге үзгәрешсез калган, ә менә яңа төзелгән йорттагы фатирларның бер дүрткел метры уртача 2,3 процентка арткан диелә.

  • Быел февраль аенда Казанда йортлар төзүче оешмаларның фатир сатудан керемнәре 30 процентка кимегән иде. Февраль аенда Казанның йортлар төзүче оешмалары фатир сатып уртача дүрт миллиард сум акча эшләгән. Сатылган фатирлар саны 1,5 тапкырга кимегән һәм 472 генә булган.
  • Торак базарында профицит күзәтелә: хәзер Казанда сатылмаган 27,4 мең яңа фатир бар, тагын 37,9 меңе проектлаштырылган диелде.
  • Шул ук вакытта мартта Татарстанда төзелеп килүче йортлардагы фатирларның 60 проценты сатылмавы билгеле булды. Бу күрсәткеч ягыннан республика Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора диелде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Татарстан торак базарында төшенкелек күзәтелә. Сугыш башлангач республикада, аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар арткан, ә ихтыяҗ кимегән. Татарстан рәсмиләре 3 млн дүрткел метр торак төзеп, федераль үзәк куйган максатка ирешүе турында сөйләсә дә, чынлыкта күчемсез милек өлкәсендә хәлләр яхшылардан түгел.
  • Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG