Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә затлы һәм кыйбатлы машиналар өчен кирәк-яраклар кайтарту вакыты ярты елга кадәр арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта, канун нигезендә дилер машинаның ватылган урынын иң күп дигәндә 45 көндә төзәтеп бирергә тиеш. Hyundai, Audi, BMW, Jaguar, Lexus и Cadillac өчен кирәк-яраклар җитми диелә.

Русиядә затлы һәм кыйбатлы чит ил машиналарына кирәк-яраклар кайтканны көтү вакыты хәзер ярты елга кадәр җитә. Бу хакта "Известия" басмасына дилерлар һәм автосервисларның вәкилләре сөйләгән. Шул ук вакытта, канун нигезендә дилер машинаның ватылган урынын иң күп дигәндә 45 көндә төзәтеп бирергә тиеш.

Аерым алганда, машинаның электрон өлешләре, кузов, интерьер өлешләре, моторлар, цилиндр блогының баш өлешләре, трансмиссия җайланмалары кайтартуда проблемнар бар дип яза басма.

Hyundai, Audi, BMW, Jaguar, Lexus и Cadillac өчен кирәк-яраклар җитми диелә.

"Кайчан кайтасын төгәл әйтү авыр. 60 көннән 6 айга кадәр булырга мөмкин", дигән "Автодом Алтуфьево" сервис хезмәте күрсәтү мөдире Роман Тимашов.

Параллель импортка кармастан, компонентлар бөтен кешегә дә җитми, тәэмин итүчеләр Русиягә кертелгән чикләүләр басымы астында тауар күчеше артыннан өстәмә контроль чаралары кертә, дип сөйләгәннәр автосервислар берлегендә.

Ихтыяҗ нык күп җыелган, ә алмаш өлешләрне кайтарту вакыты арткан, шул сәбәпле бу кытлык ел ахырына кадәр сакланыр дип көтелә.

Шул ук вакытта, бер ел эчендә уникаль машина өлешләренә бәя дә кимендә ике тапкырга арткан диелә. Ә күпләр куллана торган Hyundai Solaris һәм KIA Rio кебек машиналарның компонентлары 14 процентка арткан.

Апрель ахырында "Известия" Русия машина салоннарында еш сатып алына торган чит ил машиналары бетеп килә дип хәбәр иткән иде.

KIA, Skoda, Volkswagen, Renault, Citroen, Opel һәм Hyundai җитештерүчеләренең сайтыннан күренгәнчә, бөтен Русиядәге дилерларда нибары 313 машина калган дип язды басма. "Русия машина дилерлары" ассоциациясендә әйтүләренчә, чынлыкта машина салоннарында берничә дистә машина гына калган.

  • Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
  • Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
  • Былтыр апрель ахырында ук Lada машина салоннарында автоматлаштырылган тизлек күчергечле яңа машиналар калмавы билгеле булды.
  • Июньдә "АвтоВАЗ", детальләр җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләрнең эшләмәячәген игълан итте. Аерым алганда, машинаны туктатуда блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре булмаячак диделәр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG