АКШ дәүләт департаменты Русия белән Грузия арасында очышлар торгызылса, Грузия һава ширкәтләренә каршы чикләүләр кертергә мөмкин булуы турында белдерә. Бу хакта Дәүләт департаменты вәкиле комментарына сылтама белән Accent news грузин басмасы хәбәр итә.
Дәүләт департаменты искәртүенчә, кайбер Көнбатыш илләре, шул исәптән АКШ Русия очкычларына үзләренең һава киңлегенә керүне тыя.
"Әгәр Русия белән Грузия арасында туры рейслар торгызылса, бу бездә Грузия һава ширкәтләренә санкцияләр кертү ихтималы белән бәйле борчу тудырачак", диелә белдерүдә.
"Хәзер Русия белән мөнәсәбәтләрне тирәнәйтә торган чак түгел", дип тә өстәгәннәр Дәүләт департаментында.
Кичә, 10 майда Русия президенты Владимир Путин Русия һәм Грузия арасындагы туры очышларга тыюны бетерде һәм Грузия ватандашлары өчен виза тәртибен гамәлдән чыгарды.
Русия һава ширкәтләре Мәскәүдән Тифлискә һәм Тифлистән Мәскәүгә атнага җиде очыш башкарырга ниятли, дип хәбәр итте Русия транспорт министрлыгы. Аларны Русия очкычларында башкарачаклар.
Грузия икътисад министрлыгында ил хакимиятләре Русиянең чикләүләргә эләкмәгән һава ширкәтләренә туры рейсларны рөхсәт итәчәк, дип белдерде.
- Русия Грузия белән туры очышларын 2019 елның июнендә туктатты. Моңа Грузия парламентында Русия депутаты Сергей Гавриловның спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавыннан соң Тифлистә башланган протестлар сәбәпче булды.
- 2023 елның февралендә Европа берлеге Русия белән очышларын торгызса, Грузияне икенчел санкцияләр, ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләр кертәчәге турында кисәткән иде.
- 2022 елның февралендә Грузия хакимиятләре Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте һәм Русиягә каршы кертелгән халыкара икътисади чикләүләргә кушылды. Шулай да ул үз чикләүләрен кертмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум