Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курган өлкәсендә янган Эчкен татар авылына Татарстанда җыелган ярдәм тапшырылган


Эчкен авылында янган йортлар
Эчкен авылында янган йортлар

Дөнья татар конгрессы дүшәмбе көнне – 15 майда ярдәм төялгән тагын бер машина җибәрәчәк. Кием һәм азык-төлек белән проблем юк, хәзерге вакытта төзелеш материаллары һәм көнкүреш кирәк-яракларына ихтыяҗ зур диелә.

Бүген, 12 апрельдә Курган өлкәсенең Эчкен (Йолдыз) авылына Татарстаннан җыеп җибәрелгән 20 тонна һуманитар ярдәм барып җиткән. Бу хакта "Бизнес Online"га Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев җиткергән.

"Бөтен дөнья белән җыелган һуманитар ярдәм бүген – изге җомга көнне Эчкенгә килеп җитте. Аллаһ сездән риза булсын! Игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын", дигән Тукаев. Ул ярдәм җыюның дәвам итүен әйткән.

Дөнья татар конгрессы дүшәмбе көнне – 15 апрельдә ярдәм төялгән тагын бер машина җибәрәчәк.

"Кием һәм азык-төлек белән проблем юк, хәзерге вакытта төзелеш материаллары һәм көнкүреш кирәк-яракларына ихтыяҗ зур. Ярдәмебез алга таба да дәвам итәчәк", дигән ул.

8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җитеп, авылның яртысыннан күбрәге янган иде. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Барлыгы 360 йортның януы әйтелә. Восточный дип аталган урам ягында гына йортларга ут тимәгән. Ким дигәндә биш кеше һәлак булган.

Татар конгрессы 8 май көнне иртән һуманитар ярдәм җыю эшен башлады. Кичкә таба конгресс сәхифәсендә штаб оештырылу турында мәгълүмат барлыкка килде.

Курган хакимиятенең авылга бары 50 мең сум бүлгәне билгеле булды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, Курган шактый фәкырь төбәк һәм андагы җитәкчелектән әллә ни өмет итеп булмый.

"Авыл халкына бары Татарстан гына булыша ала. Милләтнең бердәмлеге шушы вакытта күренә. Халык инде акча җибәрә башлады. Рөстәм Миңнеханов ниндидер фондлар аша акча күчерә ала, Сабантуй бәйрәмнәрен дә киметергә була. Ни дисәң дә авылда аз кеше яшәми", дигән иде ул.

  • Эчкен авылы 2005 елда 450 еллыгын уздырды. Төп версиягә күрә, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 1556-1558 елларда монда татарлар күченеп килгән. Әмма авыл тагы да борынгырак. Чөнки Казан җимерелгәч, татарлар инде яшәп яткан авылга, милләттәшләре янына килгән, ул элек тә рухи үзәк булып торган, мәдрәсәләре белән танылган булган.
  • Бер ел элек, 2022 елның 10 маенда, Русия президенты Владимир Путин янгыннарга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә "урман янгыннарына каршы нәтиҗәле көрәшү өчен федераль дәрәҗәдә барлык кирәкле карарлар кабул ителде" дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG