Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчкен авылын янгыннан соң торгыза алырлармы: бар өмет Татарстанга


Эчкен авылында янган йортлар
Эчкен авылында янган йортлар

Курган өлкәсе татарлар яшәгән Эчкен авылында янгын чыгып йортларның күпчелеге янып беткән. Халык мәктәптә, туганнарында төн куна. Авылга һуманитар ярдәм инде килә башлаган. Ярдәм итү өчен Татарстанда штаб төзелгән.

8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары 800дән артык кеше яшәүче Эчкен (Юлдус) татар авылына да килеп җитеп, авылның яртысыннан күбрәге янган. Көчле җил сәбәпле ялкын берничә минутта бөтен авылны чолгап алган. Барлыгы 360 йортның януы әйтелә. Восточный дип аталган урам ягында гына йортларга ут тимәгән. Ким дигәндә биш кеше һәлак булган. Аларның кайчан җирләнәчәге турында әле мәгълүмат юк.

Эчкен авылында яшәүче 60 яшьлек Мәсгут Йосыпов Азатлыкка сөйләвенчә, янгын якшәмбе кичке сәгать бишләрдә башланган, тиз таралган һәм авыл төне буе янган.

"Авылыбыз янды. Безнең якта бөтен йорт янып бетте. Минеке калды. Иске мәктәп тә янды. Ул агач бина иде. Яңасы кирпечтән, анысы калды. Бүген мәктәпкә генератор алып килделәр. Авыл халкы анда җыелып документлар ясый. Авылда ут та юк, су да юк", диде ул.

Йосыпов әйтүенчә, авылда мәчет, клуб янмаган, ә медпункт янып беткән.

"Янгын сүндерү машиналары күбрәк Восточный якта булдылар. Шуңа андагы йортлар сакланып калды. Шулай кушылгандыр инде. Янгын сүндерү машиналары әле дә анда кизү тора", дип өстәде ул.

Мәсгут әфәнде әйтүенчә, авыл кешеләре төнне кайсы машинада, кайсы танышларында уздырган. Күрше авылга мәктәпкә дә алып киткәннәр.

Курган өлкәсендә татар авылы янган
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Бүген төн чыгар өчен авылдагы мәктәптә урын биргәннәр. Шунда ук авыл халкын җылы ризык белән тукландыру оештырылган. Бу хакта авылда яшәүче Розалия ханым сөйләде. Аның да йорты янып беткән. Азатлык шалтыратканда ул авылдагы башка хатын-кызлар белән халыктан җыелган һуманитар ярдәмне аралау эше белән мәшгуль иде.

"Клубта әле без. Һуманитар ярдәмне аралыйбыз. Озак сөйләшә алмыйм. Төрле яклардан бик күп әйбер китерәләр. Савыт-саба да башкасы да бар. Рәхмәт яусын. Абыемны таба алмыйлар, шуңа борчылам", диде ул эш барышында башка кешеләр белән сөйләшә-сөйләшә. Беренче чиратта янгыннан зыян күргән халыкка урын-җир, юрганнар кирәк. Бу хакта "Мулла из-за угла" телеграм каналына сөйләүчеләр дә әйтте.

Азатлык авылдагы тагын берничә кешегә шалтыратып караса да, элемтә начар булу сәбәпле, аралашу барып чыкмады.

Эчкендә халыкның күпчелеге Шадрин районына һәм Курганга китеп эшли, Себергә эшкә баручылар да бар.

Эчкен авылы турында китап язган Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкка әйтүенчә, Эчкен авылы бөтен тирә-юньдә, Шадрин районында гына түгел, бөтен Курган өлкәсендә татарның милли үзәге булып торды. Хәтта өлкә сабантуйлары да анда уздырылды.

"Авыл зур, хәлле, бай, матур, чиста, бөтен яктан да килгән. Заманында урта мәктәп бар иде, ул ахрысы тугыз еллыкка калды. Татарча да укыталар иде анда. Матур гына мәдәният сарайлары бар. Авылда нәрсә булырга тиеш, бөтенесе дә бар иде. Кеше кулына карап тора торган авыл түгел. Алар холыклары белән дә үткен, төшеп калган авыл түгел. Ул авылда кушма халык яши: анда себер татарлары да бар – аларның йөзләренә дә чыккан, телләренә дә чыккан; эчкен татарлары бар – фәндә бу авылдагы татарлар эчкен татарлары дип атала, телләрендә мишәр диалекты төсмерләре дә сизелә. Себер татарлары белән мишәр татарлары кушылганнан килеп чыккан татарлар инде алар.

Эчкен авылы 2005 елда 450 еллыгын уздырды. Төп версиягә күрә, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 1556-1558 елларда монда татарлар күченеп килгән. Әмма авыл тагы да борынгырак. Чөнки Казан җимерелгәч, татарлар инде яшәп яткан авылга, милләттәшләре янына килгән, ул элек тә рухи үзәк булып торган, мәдрәсәләре белән танылган булган.

Әйткәнемчә, ул авыл бик борынгы. Авыл янында бик борынгы скиф курганнары бар. Аны галимнәр патша заманында ук өйрәнә башлаган. Моннан бик борынгы ядкәрләр табылган. Скиф курганнарыннан бик затлы көмеш савыт-сабалар чыккан. Аның бер кыйпылчыгын 2005 елда миңа да биреп җибәргәннәр иде. Мин аны татар конгрессына меңеллык музеена тапшырдым. Авыл тарихын скиф чорлары белән дә, мең еллык тарих белән дә, Казан ханлыгы белән дә, шул ук вакытта төньяк дәүләт чикләрен сакларга җибәрелгән мишәрләр, ак казаклар белән дә бәйләргә була. Татар галимнәреннән Фәрит Йосыпов кат-кат барып тел үзенчәлекләрен бик нык өйрәнде, Мөхәммәт Мәһдиев ул авылда булып әдәби үзенчәлекләрен өйрәнде, бу авылдан бик күп бәетләр, дастаннар язып алды, Флүн Мусин өйрәнде. Соңыннан мин барып, бөтенесенә дә анализ ясап, һәм тарихын, һәм әдәбиятын, һәм мәдәниятен, һәм тел үзенчәлекләрен өйрәнеп, "Дала Атлантидасы, яки Эчкен татарлары" дигән документаль китап яздым", ди Бәйрәмова.

Аның әйтүенчә, Эчкен татарлары әле үзләре дә Курган өлкәсендәге биш-алты зур-зур тарихи авылга нигез салганнар.

"Габдрәшит Ибраһимовның әнисе дә шушы яклардан. Менә шундый зур тарихи авыл иде. Күз алдыбызда янып юкка чыкты. Бу Аллаһның бер сынавы инде. Урманга якын йортлар янып беткән. Авылда абруйлы кеше, фермер, мәчет төзеткән Әхмәдулла хәзрәтнең йорты да шунда иде. Аларның өйләре дә янган. Өйләрендә зур китапханә, архив документларының бер өлеше дә бар иде. Китапның икенче басмасын чыгарыйк дип тәкъдим итте, җитешә алмый калдык. Ярый әле архивның бер өлешен үземә алып кайткан идем", ди Фәүзия ханым.

Аның сүзләренчә, бу авыл халкы рухи яктан да, милли яктан да бик нык, әмма авыл зур булу сәбәпле, торгызу алай ук җиңел булмас.

"Бәлкем кемнәрдер күчеп китәр, әмма төп халкы калыр дип саныйм. Авыл бик матур җирдә урнашкан. Янында урман. Әмма бер кимчелеге бар. Бу авыл яныннан Чиләбенең "Маяк" комбинатыннан агып чыккан атом радиацияле сулар ага. Шуңа авылда да соңгы вакытта яман шештән авыручылар күбәеп китте. Мин Татарстанга бик өметләнәм. Татар конгрессында эшләүче Марс Тукаевка да яздым. Штаб оештырырга тәкъдим иттем", диде Бәйрәмова.

Татар конгрессы бүген иртән һуманитар ярдәм җыю эшен башлады. Кичкә таба конгресс сәхифәсендә штаб оештырылу турында мәгълүмат барлыкка килде.

Курган хакимиятенең авылга бары 50 мең сум бүлгәне билгеле булды. Бәйрәмова әйтүенчә, Курган шактый фәкырь төбәк һәм андагы җитәкчелектән әллә ни өмет итеп булмый.

"Авыл халкына бары Татарстан гына булыша ала. Милләтнең бердәмлеге шушы вакытта күренә. Халык инде акча җибәрә башлады. Рөстәм Миңнеханов ниндидер фондлар аша акча күчерә ала, Сабантуй бәйрәмнәрен дә киметергә була. Ни дисәң дә авылда аз кеше яшәми", ди Фәүзия Бәйрәмова.

Бер ел элек, 2022 елның 10 маенда, Русия президенты Владимир Путин янгыннарга каршы көрәшкә багышланган киңәшмәдә "урман янгыннарына каршы нәтиҗәле көрәшү өчен федераль дәрәҗәдә барлык кирәкле карарлар кабул ителде" дип белдергән иде.

  • Хәзерге вакытта Русиянең 18 төбәгендә көчле ландшафт янгыннары күзәтелә, Төмән һәм Курган өлкәсендә аларда әлегә җиде кешенең үлүе билгеле. Курган, Төмән һәм Омски өлкәләрендә гадәттән тыш хәл кертелгән.
  • Зур урман янгыннары Свердлау, Омски, Чиләбе, Амур өлкәләрендә, Хабаровски краенда һәм Яһүд автоном өлкәсендә дә теркәлгән. Байкал аръягында исә 60 мең һектар коры үлән яна. Җылы һава торышы һәм җил янгынны сүндерергә комачаулый, диелә.
  • "Авиалесоохрана" мәгълүматынча, 8 май иртәсенә Русиядә 154 урман янгыны теркәлгән. "Гринпис" һәм төбәкләрнең хакимиятләре янгыннарда кешеләрне гаепли: алар үлән яндыру, учакларны сүндермәү сәбәпле чыга ди. Курган өлкәсендә битарафлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG