Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан рәсмие республикада авыллар юкка чыгуы дәвам итәчәген белдерде


Архив фотосы
Архив фотосы

Моны туктату өчен Мәскәү сәясәте үзгәрергә тиеш дип саный ул.

Татарстанда авыллар юкка чыгуы дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан муниципаль берәмлекләр рәисе Әкъзам Гобәйдуллин Казанда узган I Авыл укытучылары форумында белдерде.

Аныңча, узган гасырда башланган урбанистика үсеше авылларны юкка чыгаруга китерә.

"Хәтта бездә дә, бөтен шартлар тудырылса да, авылда кешеләр саны кими һәм кайбер авыллар юкка чыга. Берсүзсез, бу проблем безнең барыбызны да борчый. Без бүген авылга кирәк кадәр укытучылар җибәрсәк тә, әгәр дә урбанизация проблемын туктата алмасак, укытучыларга эш булмаячак, авыл кешесе кимиячәк. Гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләсе тагын да тирәнәячәк", диде ул.

Бу проблемны ул федераль дәрәҗәдә генә хәл итеп була дип саный.

"Авылларны саклап калу өчен эш булдыру, фабрика-заводлар төзү кирәк. Без бу мәсьәләне федераль югарылыкта да күтәрәбез, чөнки әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиеш. Гәрчә, бу проблемны этаплап хәл итмәсәк, авылда халык саны кимүе дәвам итәчәк һәм киләчәктә аны чишү кыенрак булачак дип уйлыйм", диде ул.

Бүген Татарстанда 3 100 авыл бар. Узган гасырда Татарстанда 1 200 авыл юкка чыккан. Татар авылларының юкка чыга баруы арта бара.

2016 елда Татар энциклопедиясе институты "Юкка чыккан авыллар" дигән китап бастырды. Хезмәтне әзерләгән галим Рафаил Шәйдуллин шушы китап язылганнан соң ике елдан азрак вакыт эчендә Татарстанда тагын 30дан артык авыл юкка чыкты дип белдергән иде. Бүген 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный.

• 2021 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, республикада яшәүчеләрнең шәһәрләшүе дәвам итә. Татарстанда халыкның 23% гына авылларда яши (2010 елда бу күрсәткеч — 25%, 2002 елда — 26,2% булган).

• Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

• Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге республикада халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дип фаразлый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG