Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Алабуга шәһәреннән мобилизацияләнгән биш бала атасын сугыштан кайтармыйлар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Вячеслав һәм Ирина Демьяновларның биш баласы бар, әмма ир өч баланың үз атасы түгел. Ялга кайткан чагында Вячеслав Демьянов хатынының балаларын уллыкка алган һәм рәсми рәвештә күп балалы ата булган. Әмма шуннан соң да аны сугыштан кайтармаганнар.

Татарстанның Алабуга шәһәреннән Ирина Демьянова Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән ирен, биш баласының атасын кайтаруны таләп итеп, хәрби комиссариатка һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "МОБИЛИЗАЦИЯ I Новости I Что делать?" Telegram-каналы хәбәр итә.

Вячеслав һәм Ирина Демьяновларның биш баласы бар, әмма ир өч баланың үз атасы түгел. Шуңа күрә, былтыр мобилизация игълан ителгән чорда аны сугышка алуны кичектермәгәннәр. Бер улларының психик яктан сәламәт булмавы һәм өстәмә тәрбиягә мохтаҗ булуы әйтелә.

Ялга кайткан чагында Вячеслав Демьянов хатынының балаларын уллыкка алган һәм рәсми рәвештә күп балалы ата булган. Әмма шуннан соң да аны сугыштан кайтармаганнар. Демьянова прокуратурага һәм хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткән, "Госуслуги" аша да шикаять калдырган.

Прокуратурадан килгән җавапта әйтелгәнчә, хатынның мөрәҗәгатен Татарстан хәрби комиссариатына җибәргәннәр һәм әлегә моның белән бәйле карар килмәгән. Татарстан хәрби комиссариаты исә үз чиратында ирнең хәрби хезмәттән китү турындагы мөрәҗәгатен имзалаудан, аны сугышта катнаштыруны кичектерүдән баш тарта диелә.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русия думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов Өч балалы аталарны мобилизациягә алмау турында белдерде. Моны ул "саклану министрлыгының игелеге" дип атады. Аның сүзләре күз ачып йомганчы интернетта, социаль челтәрләрдә таралды. Инде мобилизациягә эләгүчеләрнең хатыннары үз ирләрен ничек тә кире кайтару өчен көрәш башлады дип әйтергә мөмкин. Татарстанда алар ватсап чатларына берләште, Башкортстанда дәррәү кубып республика башлыгы постлары астына яза башлады.
  • Соңрак Татарстанда 16 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 150дән артык ир-атны сугышка җибәрүне кичектерүләре дә хәбәр ителде.
  • Күптән түгел Башкортстаннан мобилизациягә киткәннәрнең хатыннары Хәбировка ирләрен ялга кайтармыйлар дип зарланды. Аларның ирләрен былтыр 27 сентябрьдә мобилизацияләгәннәр һәм шул вакыттан бирле бер тапкыр да ял бирмәгәннәр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG