ФСБ яңа күрсәтмә әзерләгән, аңа ярашлы куәт оешмалары вәкилләре йортларны, фатирларны һәм машиналарны мәхкәмә карары булмаса да тенти алачак. Әлеге документ норматив хокукый актлар өлгеләре порталында чыккан. Моңа "Парламентская газета" игътибар иткән. Күрсәтмә өлгесе турында май ахырына кадәр фикер алышачаклар.
Күрсәтмәдә әйтелгәнчә, "кичектерү мөмкин булмаган һәм авыр җинаять кылуга китерергә мөмкин булган" очракларда тентүне мәхкәмә карарыннан башка да уздырырга була.
Шулай ук бу Русиянең "дәүләт, хәрби, икътисади, мәгълүмати һәм экологик иминлегенә куркыныч янаганда" рөхсәт ителәчәк. Бу очракларда куәт оешмалары вәкилләренә иминлек оешмасы җитәкчеләренең берсе имзалаган карар да җитәчәк. ФСБ тентүләр турында мәхкәмәгә тәүлек эчендә хәбәр бирергә тиеш булачак.
Шулай ук бу күрсәтмә куәт оешмалары вәкилләренә "шикле дип тоелган" документларны, әйберләрне тартып алырга хокук бирә.
Калган очракларда исә тентүләр яки "тикшерүләр" бары тик мәхкәмә карары һәм җинаять билгеләре булганда гына уздырылачак диелә.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, тентүләр аеруча ешайды. Шул исәптән Татарстанда, Башкорстанда, аннексияләнгән Кырымда да тентүләр даими узып тора. Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
- Азатлык бу очраклар хакында язып килә.
- Әйтик әле бүген - 16 майда гына Казанда тентүләрнең чираттагы дулкыны узды. Кимендә дүрт кешене тентеделәр. Бу гаскәрне" кимсетү" турында ачылган җинаять эше белән бәйле диелә.
- Русия куәт оешмалары аннексияләнгән Кырымда партизаннарны эзләп рейдлар уздыра, дип хәбәр ителгән иде. "Аерым алганда, ярымутрауда "лояль булмауда" шикләнелгәннәрнең фатирларында тентүләр уздырганнар. Тентүләр, шул исәптән фатир хуҗалары өйдә булмаганда да узган.
- Апрель ахырында аннексияләнгән Кырымның Судак шәһәрендә дә кырымтатар активистларын тентеделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум