Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Агентство” Русия хакимиятен тәнкыйтьләүчеләрдә агулану билгеләре күзәтелүен җиткерә


АКШның Украинадагы элекке илчесе Джон Хёрбст
АКШның Украинадагы элекке илчесе Джон Хёрбст

Алар арасында “Азат Русия” фонды  башлыгы  Наталия Арно, АКШның Киевтагы һәм Ташкенттагы элекке илчесе Джон Хёрбст, тикшеренүче журналист Христо Грозев һәм Русиянең мөһаҗирлектәге тагын бер журналисты бар диелә.

Соңгы ике елда, нигездә Русия Украинага сугыш башлаганнан бирле ким дигәндә дүрт кеше үзендә агулану билгеләре тапкан. Кайберләренең яшәгән урыннарына Русия махсус хезмәтләре белән бәйле булырдай билгесез затлар үтеп кергән. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.

Аерым алганда "Азат Русия" фонды башлыгы Наталия Арноның (Будаева) быел май башында кисәк кенә хәле начарайган. Арно Прагада Русиядәге вазгыятькә багышланган очрашулар уздырган, соңрак тәне оешуын, төрле җирләре авыртуын хис иткән диелә язмада. Басма аның ике танышына сылтана. Танышларының берсе әйтүенчә, Арноның Прага кунакханәсендәге бүлмәсе ишеге ачык булган, ә бүлмәдә "очсызлы хушбуйга охшаган" чит ис килгән.

Икенче көнне Арно АКШка очкан, ул Кремль басымы белән Русиядән китәргә мәҗбүр булганнан соң 10 ел буе шунда яши, дип искәртә "Агентство". Америка ватандашлыгына ия Арно хастаханәгә һәм хакимиятләргә мөрәҗәгать иткән. ФБР тикшерү башлаган. Аның нәтиҗәләрен "Агентство" әңгәмәдәшләре белми. Арно үзе бу хәлләрнең булуын кире какмаган, әмма әлеге мәсьәлә турында сөйләшергә теләмәгән.

"Агентство" язмасы чыкканнан соң, Наталия Арно бу хакта Facebookта фикер калдырды. Ул моның киң җәмәгатьчелеккә чыгуын теләмәгән идем дигән. "Әмма язма инде чыккан икән, фикер белдерим. Күптән түгел Европага булган сәфәремдә мине агуладылар дигән шик бар. Бер (яки берничә) Көнбатыш махсус хезмәте тикшерү белән шөгыльләнә, хәзер үземне күпкә яхшырак хис итәм", дип язган ул.

Басманың тагын ике чыганагы Русия Украинага бәреп керергә берничә ай кала АКШның Киевтагы һәм Ташкенттагы элекке илчесе Джон Хёрбст та агулану билгеләре кичергән дип сөйли. Хәзерге вакытта ул Атлантика шурасының Евразия үзәгендә баш мөдир булып тора.

Хёрстның Русия президенты Владимир Путинның атаклы тәнкыйтьчесе булуы искәртелә. Дипломатның танышы "Агентство"га сөйләвенчә, ул чакта ФБР Хёрбстның кинәт сәламәтлеге начараюы уңаеннан тикшерү башлаткан. Элекке илче үзе шәрехләмә бирүдән баш тарткан, ә Атлантика шурасы басманың 15 май, дүшәмбе көнне җибәргән сорауларына әлегә җавап бирмәгән.

Тагын бер хәл бу язда Европада, күптән түгел мөһаҗирлектә яши башлаган Русия журналисты белән булган диелә. Басма аның исемен күрсәтми. Апрельдә Михаил Ходорковский Берлинда Русия оппозиционерлары очрашуы оештырган иде, шул көннәрдә әлеге журналист сәламәтлегенә зарланып алман табибларына мөрәҗәгать иткән диелә.

Ул үзе "Агентство"га агулану билгеләре "мөгаен конференциягә кадәр үк башлангандыр" дигән. Әмма ни рәвешле башланган, соңрак ничек дәваланган – бу хакта сөйләмәгән.

Берлиндагы шушы ук конференциядә Наталья Арно да булган иде, ул Чехия башкаласына биредән килгән иде.

"Агентство" Bellingcat җитәкчеләреннән берсе, тикшеренүче журналист Христо Грозев турында да яза. Әмма ул агуланмаган, ә кунакханәдәге бүлмәсенә билгесез затлар кергән булган. Ишеген ватып керүчеләр журналистның шәхси гаджетларындагы мәгълүматларны караган булырга мөмкин. Грозев үзе кунакханә бүлмәсеннән телефоны югалуын сөйли. Башка әйберләрне аңлатудан баш тарткан. Бу хәл 2022 елның җәендә Черногориядә, Русиягә багышланган журналистлар конференциясе узган көннәрдә булган диелә.

Bellingcat еш кына махсус хезмәтләр, танылган сәясәтчеләр турында тикшеренүләр чыгара. Алар арасында иң танылганнарыннан берсе – оппозиционер Алексей Навальныйның агулануы турында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG