Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар сөргене бүген дә дәвам итә". Сөрген баласының ачы ярасы, нәфрәте һәм өмете


Мостафа Чонкай
Мостафа Чонкай

18 май кырымтатарларның ватаныннан сөргенгә җибәрелүенә 79 ел тула. 1944 елда бу көнне 200 меңләп кырымтатар Сталин карары белән үз җирләреннән сөрелә. Мостафа Чонкай — шул чоры баласы. Аңа 70 яшь. Сөргеннән соң 8 ел узгач ул Үзбәкстанда дөньяга килә. Чонкай бу дәвернең михнәте, ничек туганнарын югалтуы һәм бүген дә сөрген хәлендә яшәргә мәҗбүр булуы турында Азатлыкка сөйләде.

1944 елның 18 май иртәсендә Ялта шәһәре янындагы Ай Васил (1945 елда Васильевка дип үзгәртелә) авылына хәрбиләр килеп төшә. Мостафа Чонкайның әнисен, әбисен, бабасын һәм биш туганын Сюрень тимер юл станциясенә алып китәләр. Ике атна дәвамында алар юлда була. Әтисе бу вакытта совет илен яклап фронтта була.

— Хайваннар ташыган вагоннардан чыгарга ярамаган, — дип ул әнисе сөйләгән хәтирәләрне барлый. — Ир-атлар, картлар, малайлар уң якта, хатын-кызлар — сул якта төялеп барган. Вагонның бер почмагында идәнне тишкәннәр һәм ике яктан чүпрәк белән бүлеп бәдрәф ясаганнар. Тәүлеккә бер тапкыр фляга белән су бирә торган булганнар.

Үзбәкләр татарларны зиратта түгел, далада җирләгән, чөнки хыянәтче дип санаган

2 июньдә поезд Ташкенттан 60 км ераклыкта урнашкан станциягә барып җитә. Бу Мирзачүл — балчыклы-тозлы чүл була. Безнең гаиләгә болай да ярлы яшәгән үзбәкләр камыштан ясалаган тавык асрый торган сарай кебек урын бүлеп биргән. Беренче атнада кардәшем үлгән. Ул вакытта кырымтатарларны хастаханәгә кабул итмәгәннәр. Җиденче көндә бабам үлеп китә. Бер ай эчендә әнием ике баласын, анасын һәм әтисен җирләгән. Үзбәкләр мәрхүм татарларны зиратта түгел, далада җирләгән, чөнки безне хыянәтчеләр дип санаган. Җирле халык җәһил, ягъни белемсез була. Үзбәкстанга барып чыкканнан соң син беркемгә дә кирәк түгел. Аннан әкрен-әкрен генә безнең мөселман икәнебезне, намаз укубызны күреп үзбәкләр мөнәсәбәтне яхшырта башлаган. Балалар тук булсын дип әнием алтын алкасын бер карбызга алыштырып кайта.

Мостафа Чонкай: "Сөрген бүгенгә кадәр дәвам итә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:34 0:00

1945 елда сугыштан кайткан әтине Кырымга кертмиләр, аны Ташкентка җибәрәләр. Бу хәрби комендатура вакыты. Әти һәрвакыт комендант казан татары Ясанинны телгә ала иде. Ул башта аңа гаиләсе белән күрешергә рөхсәт итмәгән. Әти капитан буларак баш күтәрә һәм аны хәрби комендатура 12 көнгә утыртып куя. Шуннан соң Ясанин күрешергә һәм гаилә белән Янгиюл шәһәренә күчәргә рөхсәт итә. Әтиләр ике көн эчендә землянка казып, аны камыш белән каплап яшәргә урын әзерли. Анда алар ике ел яшәгән. Шул вакыт эчендә кечкенә бер йорт төзеп чыгалар. Бу йортта мин дөньяга килдем. Минем бурыч — атнага бер тапкыр ат тиресе белән балчыкны бутап аны идәнгә сылау иде. 1959 елга кадәр шунда яшәдек. Әтинең кайда эшләгәнен белмим. Әни ресторанда җыештыручы булып эшкә урнашты. Ресторан мөдире булып эшләгән бохара яһуд хатыны кешедән калган ризыкны алып кайтырга рөхсәт итә иде. Ул аны букчасының астына куеп, өстен чүп белән каплап алып кайта торган булган.

Мин беркайчан да совет хакимиятен яратмадым. Безнең урам 99 процентка кырымтатарлардан тора иде. Арабызда Кырымнан сөрелгән казан татарлары да булды, аларны да безнең белән бергә сөрделәр. Сугышка кадәр казан һәм кырым татарларыннан торган катнаш гаиләләр бар иде.

Мостафа Чонкай искә алуынча, 1957 елда "паспорт режимы" вакыты бетерелсә дә, кырымтатарларга армиягә бару, югары уку йортына укырга керү тыелган була. Бу чорда кырымтатар активистлары Кырымга кайту мәсьәләсен күтәрә башлый, Мәскәүгә хатлар юллый. "Диссидентларны утырталар иде", дип телгә ала ул. 1967 елда СССРның Югары шура президумы "Кырымда элек яшәгән татар милләтеннән ватандашлар турында" дип аталган фәрман кабул итә. Анда кырымтатарларга карата гаепләүләрнең бер өлешен кире кагылса да, аларның "Үзбәкстанда җирләнеп яши башлавы" ассызыклана. 1967 елда Кырымга 2 мең татар кайтарыла, ләкин моңа карап ярымутрауда теркәлү уза алмыйлар.

1968 елда биш татар гаиләсе Кырымга кайту бәхетенә ирешә. Алар арасында Чонкай гаиләсе дә була. Шулай да элек яшәгән туган авылларына түгел, ә башка авылга — Акшәех районы (Раздольненский районы) Манай авылына күчерәләр. Кырымтатар гаиләләренә бер урында түгел, төрле районнарда аерым яшәргә генә рөхсәт ителә.

Мостафа Чонкай
Мостафа Чонкай

— Әниләр тезләнеп туфракны үптеләр. Әни безне авылга китергәндә үлән арасыннан чәчәкләрне табып аларны әйтеп чыкты. Безгә күчеп утыручылар өчен махсус өй бирделәр. Сөргеннән соң Кырым бушап калган иде. Шуңа да хакимият Ростов өлкәсеннән, Көнбатыш Украинадан халыкны күчереп утырту програмын булдырды. Без — биш кырымтатар гаиләсе дә шул програмга эләктек. 1968 елда кырымтатарлар күпләп Үзбәкстаннан Кырымга килә башлады, ләкин аларны ярымутрауга беркем кертмәде. Шуннан соң алар Мелитополь, Крымски, Новороссийски шәһәрләрендә төпләнеп калды. Миңа бу вакытта 16 яшь иде, — дип искә ала ул.

Әниләр Кырым туфрагын тезләнеп үптеләр

Мостафа Чонкай 1970 елда Кырымда укырга керергә тели, ләкин документларын да кабул итмиләр. Шуннан соң аны армиягә алалар. 1972 елда ул, ниһаять, Киев инженер-төзелеш институтына укырга керә. Укуын тәмлаганнан соң Кырымда эшләргә тели, ләкин "милләте туры килмәү" сәбәпле кабул ителми. 1978 елда кырымтатар кызы Лилиягә өйләнә һәм бер елдан соң алар Мелитополь шәһәренә күчә. 90нчы елларда демократия җилләре исүгә ул "Азат" кырымтатарларны ватаннарына кайтаруга ярдәм итү оешмасын төзүчеләрнең берсе була.

Үз ватаныннан сөрелгән, анда кайтып та белем ала һәм эшкә урнаша алмаган Мостафа әфәнде бәйсез Украинаның Мелитополь шәһәрендә ипи пешерү эшен җайга сала. Әлеге шәһәрдә ул 43 ел гомерен уздыра. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң ул кабат сөрелүгә дучар була. Шул ук көнне гаиләсен алып үз машинасында Төркиягә чыгып китәргә мәҗбүр була.

— Иртәнге биштә эшкә бардым. Минем хезмәткәрләр ничек ракета төшүен карап тора иде. Мин тиз генә шәһәр хакимиятенә киттем. Анда гадәттән тыш утырыш уза иде. Алар миңа гаиләне алып китәргә киңәш итте. Көндезге 12дә барлык оныкларым, кызым, хатынымны алдым да киттем.

Бу хөкүмәттән безнең милләт бернинди яхшылык күрмәде. Туганнан бирле һәрвакыт әнием миңа әйтә килде: "Урыстан дус булмас, сак бул, ышанма, бу милләт беркайчан да үз-үзен сөймидер". Бүгенгә кадәр бу cүзләр белән яшимен.

2014 елда Русия Кырымны анексияләгәннән соң ул ярымутрауга сәфәрләрен киметә, гәрчә анда туганнары, якыннары яшәсә дә.

— 2014 елдан соң мин Кырымга ике тапкыр бардым. Дөресрәге, мәҗбүр булдым, чөнки туганымның тормыш иптәше җеназасы булды. Иртән киттем, кич кайттым. Икенче тапкыр апам вафат булгач бардым. Шуннан гайре Кырымга аяк атламадым.

Русиядә кем һәм нинди милләт булуына карамастан, монда аның гаебе бар: татармы, урысмы, бурятмы

Мелитопольда яшәгәндә улыма әйтә килдем: әгәр дә миңа берәр хәл булса, мине Кырымга алып китеп әнием белән әтием янына җирләрсез. Хәзер минем Мелитополемне дә басып алдылар. Инде ел ярым Мелитопольгә, Украинага золым китерделәр, шуңа да мин аларны чын йөрәктән күрә алмыйм. Русиядә кем һәм нинди милләт булуына карамастан, монда аның гаебе бар: татармы, урысмы, бурятмы — аларның барысы да миңа дошмандыр.

Кырымтатар сөргене 1944 ел белән генә тәмамланмый ди ул. Бу вәхши сәясәт бүген дә бара.

— Кырымтатарларының сөргене бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. 2014 елдан соң милләтнең 12-15 проценты Кырымнан чыгып киткәндер.

Бүген инде кырымтатар сөргене генә бармый. Русиядән китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен дә бу сөрген булып санала. Иң куркынычы — үз телен мәсхәрәләүгә түзеп торучы халык үз миллилеген югалта. Бу Төньяк халыкларга кагыла. Алар Валя, Коляга әйләнде. Бу шулай ук башкортларга да, казан татараларына да кагыла. Синең өеңә килеп, үзеңне ничек тотарга кирәклеген әйтәләр икән, димәк, бу синең йортың түгел. Әгәр сиңа фәлән фәннәрне укырга кушып, үз телеңне өйрәнмәскә боералар икән, димәк, син инде татар түгел. Сакларга, көрәшергә кирәк. Миңтимер Шәймиев үзенә президент булырга ризалык бирде. Хәзер Миңнеханов моны бетерде. Ул түгел, халык шуңа юл куйды. Татарларга экспансия рәвешендә адым-адым басым ясау юлы белән телләрен факультатив дәрәҗәгә җиткерделәр.

Тамырын җуйган милләт милләт булып саналмас. Без булдыра алганча тырышабыз. Безнең милләт үз-үзенә ышансын, кырымтатар икәнен һичкайчан онытмасын. Оныта икән, димәк, бетте, милләт югалды дигән сүз. Телне, динне, иманны җуйган милләт милләт булып саналмас.

Аның бүген төп теләге — кире азат Украинага, гомеренең озак вакытын үткәргән Мелитополь шәһәренә кайту.

Мостафа Чонкай
Мостафа Чонкай

— Һәр көн, һәр иртә, төнен һәм көндез шул хакта уйлап йөрим. Өем, улым, танышларым, дусларым — барысы да андадыр. Алар күбесе өйләрен ташлап чыгып китте һәм дөньяның төрле почмакларына таралды. Ирландия, Британия, Германиядә. Менә кызым Австриядә яши. Биш оныгым монда. Һәрберсе өйгә кайтарга тилмереп йөри. Оныгым Али һәр иртә: "Карт бабам, кайчан Мелитопольгә китәчәкбез, кайчан ишекләр ачылачак?" дип сорый. Балам, һәрнәрсәнең үз вакыты дим. Өен дә, ишеген дә күрербез. Җимерсәләр дә яңадан корырбыз. Безнең өчен бу җиңел эш. Алар (Русияләр) бозудан кала берни белми. Алар синең җаныңны алырга дип өеңә басып керделәр. Мин балаларга бу көннәрне беркайчан да онытмаска кушам. Бу милләтнең Украинага, татарларга нинди золым ясаганы беркайчан да акылдан чыкмасын дим. Үзенең милләтен сөймәгән хөкүмәт хөкүмәт булып сана алмый, — ди ул.

Мостафа Чонкай бүген дә Кырымның азат булачагына ышанып яши.

Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG