Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный көрәштәшләре сәясәтченең туган көнендә аңа теләктәшлек белдерү чарасы  уздырачак


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Чара 4 июньдә узачак, анда дөньядагы барлык илләрдә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Оештыручылар бу көнне Русиядә урам чарасына чыгучыларга юридик ярдәм күрсәтергә сүз бирә.

Владимир өлкәсендәге колониядә утыручы оппозиционер Алексей Навальныйның көрәштәшләре аның туган көне – 4 июньдә "Син ялгыз түгел" ("Ты не один") дигән дөньякүләм чара уздырачаклары турында игълан итте. Сәясәтче туган көнен өченче тапкыр тоткынлыкта каршылый.

"Кайда, нинди илдә генә булсагыз да, шәһәрләрегезнең төп мәйданнарына чыгыгыз, Навальныйны хуплау өчен чыгыгыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Оппозиционерның көрәштәшләре Русиядәге чараларда катнашучыларга юридик ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә, Русиядә активистларның чыгышына полиция комачаулаган очраклар еш була.

"Катнашачак һәркемгә рәхмәтлебез. Аеруча Русиядә урамга чыгарга җөрьәт итүчеләргә", ди чараның оештыручылары.

  • Навальный "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
  • 2022 елның 22 мартында исә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.
  • 2022 елның 20 октябрендә Навальный үзенә экстремизм турында яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте.
  • 2022 елның июнендә Навальныйны Покровтагы гомуми тәртипле колониядән Мелеховтагы кырыс тәртипле колониягә күчерделәр. Навальныйның тарафдарлары аны эзәрлекләүләре сәяси максатлы дип саный.
  • Оппозиционер үзен берничә тапкыр штраф изоляторына – тоту шартлары аеруча кырыс булуы белән аерылып тора торган камерага утыртуларын хәбәр итте.
  • 2022 елның августыннан бирле Навальный штраф изоляторында йөз көннән артык вакыт үткәргән, адвокатлары әйтүенчә шул сәбәпле аның сәламәтлеге начарайган.
  • Апрель ахырында Алексей Навальныйга каршы террорчылык турында эш ачтылар. Аңа каршы экстремизм турында эш ачылган иде инде, террорчылык турындагысын шуннан аерып чыгарганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG