Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Биш кешедән артык җыелмаска". Кырымда сөргеннең 79 еллыгын искә алдылар


18 май Кырымда кырымтатар халкы сөргененә 79 ел тулуны искә алып матәм чаралары үтте. Сөрген корбаннарын искә алу чараларын күпләп җыелып үткәрмәскә кушылса да, кырымтатарлар урамнарга чыкты.

Матәм чараларын күпләп җыелып үткәрмәскә дигән карарны Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов чыгарган. Чара вакытында "тиешле дәрәҗәдә тәртипне саклау кирәклеге" сәбәп итеп күрсәтелгән. Моның тагын бер төп сәбәбе сугыш шартлары белән бәйле дип аңлатты безгә исемен әйтмәскә үтенгән җирле түрәләрнең берсе.

Хатирә ташлары янына биш кешедән артык булмаган төркемнәр белән барырга, чыгышлар ясамаска, күмәк җыелышны мәчетләрдә үткәрергә тәкъдим ителгән. Ләкин чараларның кайсы вакытта һәм нинди тәртиптә үткәреләчәге хакында хәбәр ителмәде. Шул сәбәпле хатирә ташлары янына иртән килгәннәр кеше аз булганын, чара булмаячагын ишеткәннәрен сөйләп, кире борылып китүчеләр дә булган.

Кырымда матәм чаралары үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

Акмәчеттән 45 чакрымда урнашкан Карасубазар шәһәрендә иртәнге 10да җыелганнарның күбесе бер якка китмичә сөрген корбаннары истәлегенә куелган хатирә ташы тирәсендә әйләнеп милләттәшләрен көтте. Аларны полиция хезмәткәрләре күзәтеп, видеога төшереп торды. Район хакимияте вәкилләре сөрген корбаннары истәлегенә куелган хатирә ташына чәчәкләр куйганнан соң, бераздан бу урында халык тупланды.

80 ел узармы, 100 ел узармы, бу фаҗига онытылмаячак

Чарага Ак Кая авылыннан килгән Мансур Бабакаев "элекке елларда без чараны авылда үткәреп районга килә идек, аннан соң Акмәчеткә бара идек. Ә хәзер кара син боларны... Татарлар кемгә яманлык эшләде? Без әти-әниләребезне, дәү әти, әби-бабайларны искә алабыз. Бу дөньяда тыныч йоклау өчен савап эшләр кылу кирәк", диде.

Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлеснең район бүлегенең элекке рәисе Мустафа Асаба чыгыш ясап, "1944 елның 18 маенда халкыбызны машиналарга, хайван вагоннарына төяп Кырымнан сөрделәр. Без сөрген корбаннарын искә алу өчен һәр ел җыелган кебек быел да җыелдык. Безнең кулыбызда бернәрсә юк, дога укып мәрхүмнәрне, корбаннарны искә алачакбыз. Без мондый чараларга балаларыбызны, оныкларыбызны китереп, аларның башларына шуны салырга тиешбез, 80 ел узармы, 100 ел узармы, бу фаҗига онытылмаячак. Әти-әниләребез безгә шулай итеп сеңдерде, без мондый чараларны үткәрдек, алла бирсә, алга таба да үткәрәчәкбез" диде.

Чарада катнашучылар мәчеткә таба йөреш ясый
Чарада катнашучылар мәчеткә таба йөреш ясый
Бу фаҗигане мәңге онытмаячакбыз, хәлебез бүген дә фаҗигале

Чарага җыелган халык милли байраклар белән мәчеткә таба йөреш ясады, сөрген корбаннары истәлегенә дога кылды. Чарада катнашкан, кайчандыр мәҗлес әгъзасы булган Энвер Куртиев "без бу фаҗигане бервакытта да онытмаячакбыз, безнең хәлебез бүген дә фаҗигале, аның өчен без бик игътибарлы булырга тиешбез, халкыбыз туган телгә игътибар итергә тиеш, чөнки хәттә мәчеттә дә урыс телендә сөйләшү очраклары була. Болай булырга тиеш түгел. Тоткарланганнарның гаиләләренә, әтисез калган балаларга акча җыя башларга кирәк, кайбер авылларда моны инде эшли башладылар" диде.

Мәчеттә сөрген корбаннары истәлегенә дога кылу
Мәчеттә сөрген корбаннары истәлегенә дога кылу

Матәм чаралары төгәлләнгәннән соң, Карасубазарның кырымтатарлар яшәгән Сары Су бистәсендәге милли мәктәпнең шактый күп санда укучылары 18 майда мәктәпкә бармаганы хакында хәбәрләр тарала башлады. Гайре рәсми хәбәрләргә күрә, бу укучыларның әти-әниләре яшәгән йортларга инде прокуратура хезмәткәрләре килә башлаган.

Быел төп матәм чаралары Бакчасарайның Сюрень тимер юл станциясендә сөрген корбаннары истәлегенә корылган комплекста узды. Мәскәү тарафлы "Милләт" телеканалы 18 майга багышлап телемарафон үткәрде.

Белешмә: Кырымтатар халкы сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG