Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозиционерлары агулануы турындагы хәбәрдән соң, Берлинда тикшерү башланган


Берлиндагы "Шарите" хастаханәсе биналарыннан берсе
Берлиндагы "Шарите" хастаханәсе биналарыннан берсе

Русия оппозициясе вәкилләренең Берлиндагы очрашуы апрель ахырында булды. “Агентство” анда катнашкан ике русияленең хәле начараюын язды. Аларның берсе – “Азат Русия” фонды башлыгы Наталия Арно. Икенчесе – Русиядән күптән түгел киткән бер журналист, басма аның исемен күрсәтми.

Берлинның дәүләт иминлеге идарәсе апрель ахырында узган Русия оппозицион конференциясендә катнашучыларның агулану ихтималын тикшерә башлаган. Бу хакта Азатлык радиосының һәм Welt am Sonntag газетының сорауларына җавап биргәндә Берлин полициясе вәкиле хәбәр иткән.

Күптән түгел "Агентство" басмасы Германиядәге конференциядә катнашкан ике русияледә агулану билгеләре күренүен хәбәр иткән иде.

Русия оппозициясе вәкилләренең Берлиндагы очрашуы апрель ахырында булды. "Агентство" анда катнашкан ике русияленең хәле начараюын язды. Аларның берсе –"Азат Русия" фонды башлыгы Наталия Арно. Икенчесе – Русиядән күптән түгел киткән бер журналист, басма аның исемен күрсәтми.

"Агентство" язмасыннан аңлашылганча, алар икесе дә әле конференциягә кадәр үк хәлсезлек тойган. Арно АКШда яши һәм андагы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, ә журналист – Берлиндагы "Шарите" клиникасына барган. Бу хастаханәдә төрле вакытларда агулану билгеләре белән әйтик Русия оппозиционеры Алексей Навальныйны һәм "Медиазона" нәшире Петр Верзиловны дәваладылар.

"Агентство" язмасында Арноның агулану ихтималын Американың Тикшерүләр федераль бюросы да тикшерә диелә. Оешма үзе моңа фикер белдермәде.

  • Алексей Навальный Берлин хастаханәсенә китерелгәч, 2020 елның 24 августында аның агуланырга мөмкин булуы әйтелде. Хәбәрдә Навальный холинэстераза ингибиторлары дип аталган актив матдәләр төркемендәге бер матдә белән агуланган булырга мөмкин диелгән. Бу химик матдә даруларда, пестицид һәм хәрби агулау коралы булырак кулланыла. Соңгыларының иң билгелеләре - зарин һәм "Новичок".
  • Алексей Навальный Германиянең Шарите университеты клиникасына авыр хәлдә керде, ул комада иде. Шарите клиникасы табиблары аның гомеренә куркыныч янамый, әмма агулауның нәтиҗәләре озакка җитәргә мөмкин дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG