Accessibility links

Гагаузиянең яңа башлыгы Русия белән элемтәләрне ныгытырга сүз бирде


Евгения Гуцул
Евгения Гуцул

Аның әйтүенчә, Кишинев хакимиятләреннән аермалы буларак, Гагаузия халкы "Русиянең бөтен яхшы гамәлләрен дә хәтерли".

Молдаваның Гагаузия автономия төбәге башлыгы сайлавында җиңгән Евгения Гуцул төбәкнең Русия белән дуслыгын ныгытырга сүз бирде. Аның әйтүенчә, Кишинев хакимиятләреннән аермалы буларак, Гагаузия халкы "Русиянең бөтен яхшы гамәлләрен дә хәтерли". Бу хакта Гуцул ТАСС белән әңгәмәсендә әйткән.

14 майда Гагаузиядә узган башкан (автономия башлыгы) сайлауларында Русияне хуплаучы намзәт – "Шор" фиркасеннән Евгения Гуцул җиңде.

Русияне хуплаучы "Шор" фиркасе соңгы вакытта Көнбатыш белән якынаюга йөз тоткан Молдова хөкүмәтенә каршы каршылык эшчәнлеге алып бара. Февраль уртасында президент Майя Санду Русияне Молдованың эчке эшләренә тыкшынырга тырышуда гаепләде: аның фаразынча, Русия хакимиятләре Русия, Черногория, Беларус һәм Сербия ватандашларын Молдовага кертеп, хакимиятне бәреп төшерергә ниятләгән.

Русия бу гаепләүләрне Молдова хакимиятләренең җәмәгатьчелек игътибарын икътисади һәм социаль уңышсызлыклардан читкә юнәлтүе дип атый.

Молдова президенты Майя Санду "Шор"ны Мәскәү хуплый дип, ачыктан-ачык әйтә. Молдовадагы Русияне хуплаучы фирка артында Кремль торуын RISE Moldova һәм "Досье" үзәге тикшеренүләре дә раслады.

  • Гагауз автономия төбәге – Молдованың көньягындагы автоном төбәк, биредә 160 мең кеше яши. Алар күбесе православ христианнары булган төркиләр. Гагаузлар 1800нче елларда мөселман Госманлы төрекләренең эзәрлекләүләреннән качып, хәзерге Молдовага килеп урнашкан. Ул чакта бу җирләр Русия империясенең бер өлеше булган. Гагаузларның гомум саны 250 мең чамасы дип исәпләнә.
  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң да, төбәктә Русиягә карата уңай мөнәсәбәт сакланды. Әйтик, 2023 елның февралендә Гагаузиядә уздырылган сораштыруда катнашучыларның 93 проценты элеккечә Русия белән тыгыз элемтәләрне саклау яклы булуын белдергән.
  • Белгечләр Русия Молдаваның эчке эшләренә тыкшыну өчен Гагауз төбәген актив кулланырга тырыша, дип саный.
  • 17 апрель көнне эш сәфәре белән Молдовага барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәгәннәр иде.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Молдовага Мәскәү кушуы белән махсус барган. Чит илләргә сәфәрләрне Миңнеханов Русиянең тышкы эшләр министрлыгы белән килештерергә тиеш, аңа махсус "күрсәтмәләр" бирелергә мөмкин, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG