Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт шурасы Русиядән китүчеләрне гаскәрне “дискредитацияләгән” өчен җәзага тартырга тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик “Русиядә теләнмәгән дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашу” маддәсе нигезендә генә административ җаваплылыкка тарта алалар.

Татарстан депутатлары куәт оешмалары вәкилләренә яңа вәкаләтләр бирергә тәкъдим итә: чит илләрдә яшәүче русияләргә карата "экстремизм, сүз ирегеннән явызларча файдалану һәм Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында беркетмәләр төзү хокукы бирдермәкче була.

Бу тәкъдимен Татарстан дәүләт шурасы Дума каршындагы канун чыгаручылар шурасына җибәргән, дип яза "Коммерсантъ".

Аерым алганда, Русиядән читтә яшәүчеләрне "интернетта һәм медиаларда иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим ялган мәгълүмат тарату", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символларын мәсхәрәләү", "нәфрәт яки дошманлык уяту", "Русиянең бөтенлеген бозарга чакыру", "Русия гаскәрен дискредитацияләү", "Русиягә һәм аның ватандашларына каршы чикләүләр кертергә чакыру" кебек маддәләр нигезендә җаваплылыкка тартырга тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә генә җаваплылыкка тарта алалар. Аны әлегә әгәр гамәлләре Русия мәнфәгатьләренә каршы булса гына, һәм моның өчен чит дәүләттә җәза бирелмәгән булса гына административ җаваплылыкка тарта алалар.

Шул ук вакытта чит илдә яшәүче русияләрне җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин.

"Чит ил дәүләтләрендә төрле иҗтимагый лидерлар һәм активистларның Русия мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып бару очраклары билгеле, әмма хәзергә мондый затларга каршы административ эш ачу мөмкинлеге юк", диелгән документка аңлатма язуында.

Депутатлар югарыда телгә алынган маддәләр нигезендә җаваплылыкка тарту вакыты чикләрен дә ике елга кадәр озайтырга тәкъдим итә

Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар кодексының экстремистик маддәләре һәм "сүз ирегенннән явызларча файдалану" маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка бер ел эчендә тартып була. Гаскәрне "кимсетү" һәм Русиягә чикләүләр кертергә чакыру маддәләре нигезендә – өч ай эчендә.

Әлегә Татарстан тәкъдименә йомгак чыгарылмады. Аерым алганда, Федерация шурасының хокукый идарәсендә игътибар итүләренчә, Татарстан парламенты биргән материалларда җаваплылыкка тарту вакытын ни өчен озайтырга кирәклеге дәлилләп күрсәтелмәгән.

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
  • Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
  • 2022 ел Украинадагы сугыш аркасында татарларның да күпләп чит илләргә китүе белән истә калачак.
  • Күптән түгел Путин русияләрнең чит илгә агымын киметү өчен чаралар күрергә кушты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG