Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан нахакка хөкем ителгән Фәтхулла Исхаковка мәхкәмә 64 елдан соң аклау карары чыгарган


Фәтхулла Исхаков
Фәтхулла Исхаков

Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. Иреккә чыкканнан соң ул гаделлек эзли башлый.

Башкортстанда яшәүче 86 яшьлек пенсионер Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән. Русия Югары мәхкәмәсе аңа аклау карары чыгарган. Бу хакта Mkset җиткерә.

Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел буе гаепсезгә утырып чыкканнан соң, ул гаделлек эзли башлый. Русия Конституция мәхкәмәсенә, 6нчы кассация мәхкәмәсенә, Югары мәхмәгә мөрәҗәгать итә, прокуратура каршысында ачлык оештыра һәм пикетларга чыга.

Узган ел Азатлык Фәтхулла Исхаковның язмышын һәм гаделлек өчен көрәшен язып чыккан иде. "Бөтен мәхкәмәләргә, партия оешмаларына, журналистларга яздым. Кызык итеп хәтта "Поле чудес" програмына, Леонид Якубовичка да яздым, миңа җавап бирмәде. Берсенең дә файдасы булмады", дигән иде ул.

  • Русия мәхкәмәләрендә 0,15 процент кына аклау карары чыгарыла. 78 процент очракта мәхкәмәләр гаепләү карары чыгара. 20 процентлап очракта эшнең каралу вакыты чыкканга, хөкем ителүче үлгәнгә яки тарафлар дуслашканга эшне туктаталар. Бер проценттан бераз артыграгында хөкем ителүчене мәҗбүри дәвалыйлар.
  • Белгечләр искәртүенчә, аклау карарларының шулай аз чыгуына "таяк системы" сәбәпче. Русиядә гаепләү карары – тәртип саклау оешмаларының нәтиҗәле эшләвенең күрсәткече булып тора дип санала, диелә тикшерүдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG