Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ел башыннан 12 кеше батып үлгән, шуларның икесе — балалар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үлемнәргә китергән сәбәпләр арасында җиһазландырылмаган урында су керү, исерек килеш яки хәл начараеп суга төшү, көймәдән егылу, боз астына китү кебекләре бар.

Ел башыннан бирле Татарстанда 12 кеше батып үлгән, шуларның икесе — балалар. Мәгълүматны матбугат очрашуында Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Юрий Венедиктов җиткерде. 34 кешене батудан коткарганнар.

Былтыр шул ук чорда тугыз кеше баткан булган, 20 кешене коткарганнар.

Үлемнәргә китергән сәбәпләр арасында җиһазландырылмаган урында су керү, исерек килеш яки хәл начараеп суга төшү, көймәдән егылу, боз астына китү кебекләре бар.

Венедиктов җиһазландырылмаган урында коенган өчен 1,5 мең сум штраф каралуын әйтте. Балаларын карап тормаучы ата-аналарны да штрафка тартачаклар диелә.

Татарстанда суга батуның соңгы очрагы 24 майда теркәлгән. Ул чакта Биектау районының Шигали авылындагы елгада 2007 елда туган малай үлде. Ике үсмер өлкәннәрдән башка гына су коенган, елганы кичеп чыкмакчы булганнар. Берникадәр вакыттан аларның берсе бата башлаган диелде.

  • Быел апрель ахырында Башкортстанның Архангел районы Зәет авылындагы сулыкта 6 яшьлек бала батып үлде. Тикшерү фаразынча, 30 апрельдә 6 һәм 8 яшьләрендәге ике кыз башка өч яшьтәше белән бергә Зәет авылындагы сулык янына барган һәм коенып чыгарга уйлаган. 6 яшьлек кыз кинәт бата башлаган, ә 8 яәьлек кызның суык суда хәле начарайган. Аларның иптәшләре өлкәннәрне чакырырга киткән. Балаларны судан бер ир алып чыккан, әмма 6 яшьлек кызны коткарып булмаган, ул үлгән. 8 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
  • Башкортстанда март ахырында да моңа охшаш фаҗига булды. Күлләвектә өч яшьлек бала батып үлү уңаеннан җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG