Бүген, 31 майда Кыргызстан парламенты өченче укылышта дәүләт теле турындагы канун өлгесен кабул итте. Ул, аерым алганда, кыргызча белмәүчеләргә дәүләт хезмәтендә эшләүне чикли.
Документта әйтелгәнчә, дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар, хәрбиләр, хөкемдарлар, белем бирү йортларында эшләүчеләр, фәнни хезмәткәрләр һәм башкалар телне уртача дәрәҗәдә (В1) белергә тиеш.
Моннан тыш, хакимият оешмаларының эш теле – кыргыз теле булырга, теле-радио ширкәтләрдәге тапшыруларның яртысыннан артыгы кыргызча булырга тиеш. Хәзер гамәлдә булган нормаларга ярашлы, Кыргызстанда дәүләт оешмалары һәм башка оешмалар эшчәнлекләрен урысча да алып бара ала.
Әлеге канун беренче укылышты быел гыйнварда хупланган иде.
Кыргызстан Конституциясенә ярашлы, илдә кыргыз теле – дәүләт теле, урыс теле – рәсми тел булып санала.
Быел апрель уртасында Кыргызстан парламентның берничә депутаты кыргыз телен латинга күчерүне тәкъдим иткән иде.
Депутат Эмиль Токтошев сүзләренчә, мондый күчеш – кыргыз телен саклап калу өчен кирәк. Икенче бер депутат Камила Талиева да хуплап, "моны күптән эшләргә кирәк иде", диде.
- Соңгы вакытларда дөньяда хәтта кириллица белән язган халыкларның да урыслар белән уртаклыктан арыну теләге көчәя. Шундый мисалларның берсе — Болгарстан. Болгарстанда кириллицаның болгар формасы турында тәкъдимнәр Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы да ишетелә иде. Башта моны иҗтимагый активистлар, рәссам һәм график дизайнерлар тәкъдим итте. Былтыр 24 февральдән соң (Русия Украинада сугыш башланган көн) моны хакимият тә хуплады.
- 2017 елда Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев казакъ әлифбасын баскычлап латин имласына күчерү турында фәрман имзалады. Президент сүзләренчә, Казакъстан 2025 елга латин әлифбасына тулысынча күчеп бетәргә тиеш.
- Язу һәм әлифбалар темасы Мәскәү өчен гел катлаулы мәсьәлә булды. Бөтен славян дөньясын һәм үз чикләре кысаларына бикләгән башка халыкларны Мәскәүгә буйсынырга тиеш җирләр дип санаган Русия ул халыкларның телләрен кириллицада калдырырга тырыша.
- Мәсәлән, 1927-1928 елларда татар телен латин имласына күчерәләр. 1939 елдан татарлар инде урыслар кебек язарга тиеш була. 1999 елның 15 сентябрендә Татарстанда "Латин графикасы нигезендә татар әлифбасын торгызу" турында канун кабул ителә. Ләкин шул ук елда хакимияткә килгән Владимир Путин илдәге халыкларны урысларшыру эшен яңадан көчәйтеп җибәрә. Русия думасы илдәге барлык халыкларның әлифбалары кириллицада булырга тиеш дигән канун чыгара, 2004 елда Русия конституция мәхкәмәсе дә татарларның андый хокуклары булмаячак дип карар итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум