Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарларның хәрефләре дә Мәскәүдән читләшә


Болгарстан рәсми сайтлары кириллицаның болгар формасын куллана башлый. Азатлык аның үзенчәлекләре һәм болгарларның урыс кириллицасыннан нигә китүе белән кызыксынды.

Кириллицаның төрле формалары булганын күпләр белми. Ә хәзер инде дөньяда хәтта кириллица белән язган халыкларның да урыслар белән уртаклыктан арыну теләге көчәя. Шундый мисалларның берсе — Болгарстан.

Болгарстанда кириллицаның болгар формасы турында тәкъдимнәр Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы да ишетелә иде. Башта моны иҗтимагый активистлар, рәссам һәм график дизайнерлар тәкъдим итте. 24 февральдән соң (Русия Украинада сугыш башланган көн) моны хакимият тә хуплады.

8 мартта Болгарстанның электрон хөкүмәте министры Божидар Боянов дәүләт оешмалары сайтларында болгар кириллицасын кулланырга тәкъдим итте. "Болгар кириллицасы проекты Украинадагы вакыйгаларга кадәр үк эшли башлады, үзебезчә язу тәкъдиме моңа бәйле түгел, тик хәзер вакыты җитте", дип язып чыкты ул.

Аның сүзләренчә, төп максат — глобаль дөньяда болгар үзбилгеләнүен саклау. Боянов моны "дөрес формула" дип атый.

— Хәзер Русиягә каршы легитим дулкын бара. Бу куркыныч тенденция, ул урыслар эшләгән гамәлләр кебек кешелексез түгел. Без андый түгел, без Путиннар түгел, — ди кириллицаның болгар формасы авторларының берсе Кирилл Златков. Ул бу үзгәрешләр Русиягә һәм урыс дөньясына каршы гамәл түгел дип искәртә.

АЕРМАСЫ НӘРСӘДӘ?

Гади укучы аерманы сизмәскә дә мөмкин, бу кириллица варианты аерым шрифт булып кына күренә. Ә белгечләр өчен аерма зур. Кириллица 10 гасыр элек барлыкка килгән дип санала, һәм ул шактый үзгәрешләр кичергән. Бу хәрефләрне башта болгарлар куллана башласа да, хәзер аның урыс формасы киң таралган.

Кириллицаның урыс (зәңгәр төстә) һәм болгар (ак төстә) формалары арасында аерма
Кириллицаның урыс (зәңгәр төстә) һәм болгар (ак төстә) формалары арасында аерма

Златков фикеренчә, "урыс кириллицасы" һәм "болгар кириллицасы" дию дөрес түгел, бу очракта кириллица формалары турында гына сүз йөртү кирәк.

Кайсы форма яхшырак дигәндә, кайсы яхшырак дип сөйләшү урынсыз, ди ул. Шулай да, болгар формасының ике уңай ягын атый.

  • Беренче өстенлек "сүзләр шәкелен тану"га бәйле. Гади хәрефләрнең өске һәм аскы өлешләре озынрак, ди ул.
  • Икенче уңайлылык – "тәртипле төзелгән динамик ритм". Моңа хәреф формаларының түгәрәк форматта булуы ярдәм итә, урыс формасында сызыклар бер төрле, вертикальләр күп, бу "күзне арыта", ди Златков.

Болгар кириллицасы эстетика һәм идентификация ягыннан отышлырак, дип саный рәссам. "Бу безне кириллица кулланган башка илләрдән аерып тора", ди ул.

Кириллицаның урыс һәм болгар формаларында язылган текстлар аермалары
Кириллицаның урыс һәм болгар формаларында язылган текстлар аермалары

Златков үзе кириллицаның бу формасына болгарларны "Ренессанс мирасы һәм һуманистик идеяләр" илһамландыра дип белдерә. Шул рәвешле, болгар кириллицасында ул үзенчә болгар теленең ренессансын күрә.

КИРИЛЛ ӘЛИФБАСЫ ҮСЕШЕ

Хәзерге формага килеп җиткәнче, кириллица күп үзгәрешләр кичергән. Ул IX гасыр азагы – X гасыр башында Преслав әдәби уку йортында барлыкка килгән дип санала. Ул уку йорты урнашкан җирләр ул чакта да, хәзер дә Болгарстанга керә.

Златков сүзләренчә, кириллица язу буларак, грек хәрефләре һәм славян телләрендәге авазларга бәйле берничә үзенәчәлек нигезендә барлыкка килгән. Борынгы болгар теле дә тәэсир иткән дип саный ул. Латин әлифбасына исә грек язуының тәэсире тагын да көчлерәк булган, шуңа "Европа цивилизациясе үз язуы өчен грекларга рәхмәтле булырга тиеш", дип өсти.

15-20 гасырлар арасында Көнбатыш Европада китап бастыру эше чәчәк ата. Көнбатыш дөнья китап бастыруның беренче сафында була. Басма кириллица исә Ренессанс чорында латиницадан бәйсез үсеш кичергән. 18 гасырда гына Петр I, урысларны Европага таба борып, зур үзгәрешләр керткән, аларның берсе әлифба реформасы булган.

— Петр I үзгәрешләре кириллицаны хәзерге латиницага нык якынайткан. Шуннан соң бер-ике гасыр дәвамында кириллица янә үзгәрешләр кичереп, хәзерге шәкелгә килгән. Шуңа күрә типографик яктан кириллица борынгы славян кулъязма һәм басма формаларының һәм төрле чорлардагы латин тәэсирләренең эклектик кушылмасы булып чыга, — ди ул.

Нәтиҗә буларак, кириллица Көнбатыш Ренессанс һәм Көнчыгыш православ дөньясы идеяләренең кушылмасы булып чыккан, дип саный Кирилл Златков.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ КИРИЛЛИЦА

Язу һәм әлифбалар темасы Мәскәү өчен гел катлаулы мәсьәлә булды. Бөтен славян дөньясын һәм үз чикләре кысаларына бикләгән башка халыкларны Мәскәүгә буйсынырга тиеш җирләр дип санаган Русия ул халыкларның телләрен кириллицада калдырырга тырыша.

Мең еллык әлифбасы һәм язу тарихы булган татар телен совет чорында ике көчле орымга дучар була. Ислам мирасын юк итү өчен, 1927-1928 елларда татар телен латин имласына күчерәләр. Ул чакта җәмгыятьтә әле азмы-күпме бәхәсләр, бу безгә кирәкме, файда китерәчәкме дигән фикер алышулар була. 1939 елдан татарлар инде урыслар кебек язарга тиеш була, ул чакта фикер әйтерлек кеше калмаган була.

Татарстан мөстәкыйльлеге һәм милли үзбилгеләнү өчен көрәш күтәрелгән 90нчы елларда татар зыялылары әлифбаны латин графикасына кайтарырга омтылып карый. Тел галимнәре дә латин әлифбасының татар теленә күпкә отышлырак булуын дәлилли.

1999 елның 15 сентябрендә Татарстанда "Латин графикасы нигезендә татар әлифбасын торгызу" турында канун кабул ителә. Ләкин шул ук елда хакимияткә килгән Владимир Путин илдәге халыкларны урысларшыру эшен яңадан көчәйтеп җибәрә. Русия думасы илдәге барлык халыкларның әлифбалары кириллицада булырга тиеш дигән канун чыгара, 2004 елда Русия конституция мәхкәмәсе дә татарларның андый хокуклары булмаячак дип карар итә.

Әмма әле дә кайбер татар активистлары латин әлифбасына күчү кирәк дип белдерә, латин графикасында төрле проектлар башкара.

Күптән түгел барлыкка килгән "Фән сөйли" проектында татарча латин әлифбасында язу:

Язма Азатлык радиосының Болгар хезмәте мәкаләсе нигезендә әзерләнгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG