Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Стипендия – ул бонус кебек кенә". Студент стипендия акчасына яши аламы?


Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты студентлары, 23 март 2023
Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты студентлары, 23 март 2023

Русия депутатлары янә стипендияне минималь хезмәт хакына кадәр күтәрү турындагы канун өлгесе әзерләгән, әмма соңгы унике елда шундый ук биш канун өлгесенең берсе дә беренче укылыштан ары уза алмады. Стипендияне арттыру кирәклеге турында тагын да ешрак әйтелеп килде.

Быел май аенда бу тема тагын күтәрелде – ЛДПР яңа канун өлгесе әзерләвен хәбәр итте.

Быел студентлар өчен минималь дәүләт стипендиясе – 1 825 сум, социаль стипендия – 2 739 сум. Шул ук вакытта минималь хезмәт хакы – 16 242 сум. "Дәүләт стипендияләренең шулкадәр түбән булуы студентларның белем бирү програмнарын үзләштерүенә ярдәм итә алмый. Мондый стипендиягә яшәү мөмкин түгел, шуңа күрә, Югары икътисад мәктәбе мәгълүматына күрә, студентларның яртысыннан артыгы эшләп укый. Бу дәрескә дигән вакытны ала, сәләтле студентны кайчак укуын ташларга яки академик ялга китәргә мәҗбүр итә, бу мәгариф сыйфатына тискәре йогынты ясый" диелгән канун өлгесе аңлатмасында.

Азатлык төрле төбәкләрдә югары белем алучы студентлардан аларның стипендия күләме, бу акчаның яшәргә җитү-җитмәве хакында сорашты.

Илшат (исеме үзгәртелде), Югары икътисад мәктәбе, 4нче курс:

— Мин беренче курснын яртысында гына стипендия алдым, ул 1700 тирәсе иде, бу – минималь стипендия. Яхшы укыган өчен, фәнни мәкаләләр өчен, конференцияләргә йөргән өчен, фән өлкәсендәге башка актив эшчәнлек өчен өстәмә стипендияләр бар. Аның күләме ел саен 10-15-20 сумга артып бара, ахрысы.

Стипендия ул яшәү өчен бирелмидер, ул бонус кебек. Мәскәүдә ким дигәндә 20 мең сум тирәсенә яшәргә була, бу – ризык, яшәү, транспорт чыгымнары, вак-төяк әйберләргә тотыла. Башта әти-әни булыша иде, хәзер үзем эшлим. Студентка яшәү өчен күпмедер акча кирәк, кем ничек акча таба – юллары күптер. Күбесенә әти-әниләр булыша, аннары үзләре эшли башлый.

Югары икътисад мәктәбендә, академик яки социаль стипендиядән тыш, югары стипендия, уку йортының махсус исемле стипендияләре, фонд һәм партнер стипендияләре каралган. Студент төрле казанышлары өчен берничә югары стипендиягә гариза бирә ала.

Таһир (исеме үзгәртелде), Көньяк Урал дәүләт университетының политехник институты, 1нче курс:

— Хәзер якынча 3500 сум стипендия алам. Өстәмә түләүләр бар: фәнни, иҗади, спорт һәм башка укудан тыш эшчәнлектә казанган уңышлар өчен. Шулай ук инвалидлар, аз керемлелеләр өчен һәм башка иҗтимагый стипендияләр (яхшы укысаң якынча 14000 сум, начар укысаң — 4000 сум тәшкил итә) һәм материаль ярдәм бар (елга бер мәртәбә 10 000 сум). Стипендия күләме соңгы тапкыр беренче семестрдан соң үзгәрде. Хәзер 3500 сум, элек 5500 иде (беренче семестрда БДИның яхшы балллары өчен югары стипендия түләделәр). Студент чыгымнарына килгәндә, ашауга айга дүрт мең сум китә. Өстәмә түләү алучы кайберәүләр 20 мең сумга кадәр алалар. Әмма һәр кеше бу өстәмәләргә исәп тота алмый. Бездә балллар системы – һәр казаныш өчен сиңа баллар бирелә, бер балл – стипендиягә плүс 1300 сум дигән сүз. Әмма бу өстәмәләрне университетның иң уңышлы 500 шәкерте кенә ала.

Шәхсән миңа әти-әни ярдәм итә. Өстәмә эшләр өчен вакыт юк – кем өстәмә эш ала, ул зур ихтимал белән университеттан куыла ала.

Университетның сайтында стипендия програмнары санап үтелгән. Арада ректорның махсус стипендиясе дә бар. Ә академик һәм социаль дәүләт стипендияләре турындагы фәрман Русия мәгариф министрлыгының федераль фәрманына сылтана.

Алия Минһаҗева, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, 2нче курс:

— Минем стипендия башка студентларныкыннан аерыла. Моның сәбәбе – мәктәптә уку чорында олимпиадада җиңүләрем. Хәзер мин КФУда югары стипендия алам – аена 15 мең. Моннан тыш, аена 7 мең сум Татарстан президенты стипендиясе буларак килә. Бу стипендия һәр семестрда саклансын өчен сессия (сынау һәм имтиханнар) "биш"леләргә генә ябылырга тиеш.

Белгәнемчә, бу – максималь күләм, башка арттырып булмый. Бер тапкыр өстәмә түләү булган иде – яңа елга студентларга ректордан бүләк ясадылар, 3 меңгә якын өстәмә акча килде. Беренче курстан бирле стипендия күләме үзгәрмәде. Минималь стипендияне алсак, хәзер ул 2300 сум, ә 2022 елның сентябрь-октябрьләрендә ул 2200 сум иде. Димәк, 100 сумга арткан.

Минемчә, студент тулай торакта йә әти-әниләре белән яшәсә, фатир ялларга кирәк булмаса, стипендия акчасын җиткереп була. Мин өстәмә эшлим: проектларда катнашам, Сәләтлеләр университетында эшлим. Беренчедән, бу минем өчен кызыклы: анда мин үсәм, белемемне практикада кулланам. Икенчедән, минем максатларым өчен стипендиядән күбрәк акча кирәк.

Гөлназ, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты, 4нче курс:

— Стипендия бөтенләй сизелми дип кенә әйтә алам. Аена 3450 сум. Бу төп стипендия, өстәмәсез. Алтын сессия өчен түләнә. Ә инде сессиядә "дүрт"ле булса, 1 000 сумга кимрәк булачак.

КФУ сайтында стипендия 2 300 сум диелгән. Ә сессияне "биш"легә генә яба алсаң – 3 450 сумга дәгъва итә аласың. Стипендия күләме шулай ук факультеттан да тора. Академик стипендия алучыларның 10%ына югары стипендия түләнә – бу студентлар уку, фәнни тикшеренү, спорт, иҗат һәм башка өлкәләрдәге уңышларын искә алып сайлана.

Мәдинә Мөхәммәтшина, Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль академиясенең заманча музыка индустриясе факультеты, 4нче курс:

— Минем стипендиям 7500 сум, бу – яхшы уку һәм казанышлар өчен бирелә торган югары стипендия. Академиядә стипендияне соңгы тапкыр 200 сумга арттырдылар бугай, аны бик сирәк үзгәртәләр. Әлбәттә, бу җитәрлек акча түгел, Мәскәүдә бу күңелне җылытучы бонус кебек кенә. Мин эшлим, кайвакыт әти-әниләр ярдәм итә.

Яхшы укучы студентлар арасында югары стипендия алучылар да бар, бу стипендиягә факультетта студентларның 10%ын сайлап алалар – ягъни, яхшы уку гына җитми, башка критерийлар да кирәк: музыкаль әсәр язу, волонтерлык эшендә катнашу, федераль яки төбәктәге чараларда чыгыш ясау яки үз концертыңны уздыру. Үзең иҗат иткән музыкаль әсәр өчен махсус стипендия каралган. Миңа югары стипендия яхшы билгеләргә генә укудан тыш төрле рәхмәт хатлары, музыкаль чараларда катнашкан өчен һәм соңгы ярты елда язган музыка өчен бирелә. Әмма беркайда да эшләмичә, махсус стипендияләр исәбенә генә яшәргә теләсәң, синең бөтен вакытың әсәр язып утыруга гына китәчәк.

Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль академиясенең быелгы фәрманында дәүләт академик яки социаль стипендиясе 3 800 сум, ә югары стипендия 7 500 сум дип күрсәтелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG