Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әни, без кайчан Казанга кайтабыз? Сугыш беткәчме?"


"Без дә, балалар да Казанны сагынабыз"
"Без дә, балалар да Казанны сагынабыз"

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә сугыш аркасында мөһаҗирлек тормышын сайларга мәҗбүр булган гаиләләрдә балаларның халәтләре, кәефләре турында сөйлибез. Казаннан күчеп киткән гаилә башлыгы өч балабыз да туган яктан аерылуны төрлечә кичерә, дип сөйләде Азатлыкка.

Айнур белән Лилия Казанда тормыш корган татарлар. 12 ел элек кавышып гаилә булып яшәүче пар. Тормышларын Казансыз, Татарстансыз күз алдына китермәгән пар бүген Истанбулда яши. Казанда өч баласы да татар мәктәбендә укыган, ә бүген алар белемне онлайн рәвешендә ала. Балаларны татар, мөселман мохитендә үстерүне максат итеп куйган Айнур белән Лилия Истанбулда ислам мохите булса да, татарча яшәү бары тик өйдә, фатир кысаларында гына калды дип борчыла. Аларның исемнәре үзгәртелде, ачыктан-ачык барысын да сөйләргә кыюлыклары җитми, Төркиядә дә әле документлары юк. Алда ни булыр - билгесез, аннары туганнарга да басым ясарга мөмкиннәр дип борчыла алар.

Гаилә башлыгы Айнур илдән узган елның сентябрендә үк чыгып киткән. Күпчелек ирләрнең Путинның "өлешчә мобилизация" дигән игъланы белән купкан кебек ул да хатынын, өч баласын, туганнарын калдырып чыгып китә. Башта Урта Азиягә, аннары Төркиягә. Ахыр чиктә Истанбулда калырга карар бирә. 8 ай дәвамында Лилия ирсез, өч баланы үзе тәрбияли. Өчесе дә - мәктәп балалары. Олы улларына - 11 яшь, уртанчы кызларына - 10 яшь, кече улларына - 7 яшь. "Ярый әле әни булышты! Мин эшкә дә йөреп, ахыр чиктә аягымны да авырттырып бөтенесен дә вакытында озатып, каршы алып өлгермәс идем!" дип искә ала әни кеше. Ә быел мартта Лилия дә ире янына, өч баласын ияртеп Казаннан Истанбулга чыгып китә. Бу карар җиңел бирелмәде, әмма күченеп китүгә сәбәпләр күп иде, дип аңлата ул.

— Бөтенесе дә тамчылап җыелды. Бер яктан мәктәптәге мохит, нинди чара булмасын, балаларны хәрби киемнәргә киендереп чыгара башладылар, әле һуманитар ярдәм, әле патриотик җырлар. Өстәвенә атна саен "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" дәресләре дә бар. Мин үзем актив әни идем, әти-әниләр комитетында булдым, мәктәп тормышында кайнадым. Әмма татар мәктәбенә хәрби рух килеп керүенә каршы идем һәм турыдан-туры минем балаларны бу чараларда катнаштырмагыз дидем. Балаларның да үзара каршылыклары арта иде. Сугышып китү очраклары да булды. Кемдер сугышка каршы, кемдер яклый. Балаларның чатына күз салсаң да, чәчләр үрә тора иде. Берсе "Анда бит гап-гади кешеләр үлә, тынычлыкта яши алмый", ди, икенчесе "Нацикларга шул кирәк!" дип җаваплый, берсе моны "СВО" ди, икенчесе "сугыш" ди, талаш, бәхәс. Бу хәлләр мәктәпкә дә үтеп кереп, балаларны талаштыра, — дип аңлата әни кеше. — Моннан тыш илдәге вазгыять тә катлауланды, кешеләр белән ачык сөйләшеп булмый, гел дошман ​эзләү, әләк язуга әйләнә бара. Өченчедән, балалар әтисен нык сагынды. Ул өйдән эшли безнең, шуңа гел бергә булдык, балалар белән тыгыз элемтәдә. Гел бергә ашыйбыз, уйныйбыз, каядыр барабыз, дәрес әзерлибез. Бу юкка чыкты, балалар да, мин дә авыр кичердем, шуңа китәргә карар иттек.

Балалар китүне авыр кичерде дип сөйли Лилия, китәргә теләмәү - мәктәптән һәм дуслардан аерылу, әмма әтине сагыну һәм сәфәр кылу бу теләкләрне җиңде дип сөйли ул.

— Без балалар белән ачыктан-ачык сөйләшәбез, яшермибез. Истанбулга, әтиегез янына китәбез дигәч куандылар, әмма алар аны вакытлыча сәфәр дип кабул иттеләр. Без бик озакка, яки бөтенләйгә китәргә мөмкинбез дип кисәттем. Югалып калдылар. Ә мәктәп? Ә дуслар? Ә без авылга кайта алмыйбызмы? Уенчыклар каламы? Төрле сораулар яудыра башладылар. Өлкән балаларга бик гади итеп аңлаттым. Киевтагы балалар метрода һөҗүмнән качып утырырга мәҗбүр, уку да, дуслары да юк, кемнеңдер әтисе сугышта, яки ​үлгән дип сөйләдем. Әтиегез шул сугышка бармас өчен китте. Ул монда әлегә кайта алмый. Әмма без аның янына барып бергә яши алабыз дигәч, күнделәр.

Кызым елады, Украинадагы балаларны кызганды, алай булуын теләмим, диде. Ә кечкенәсе бары тик әти белән очрашам дип шашты. Мин балаларга да әтиегезне дә саклыйсы килә, сезне дә саклап, акыллы, мәрхәмәтле, ирекле фикерли торган балалар итеп үстерәсем килә дидем. Мәктәптә авыррак, укытучыларга ялган сөйләргә туры килә, сезгә дөреслекне әйтеп өйрәтмиләр дип әйттем,—​ дип сөйли Лилия. —​ Бу март иде. Уку елы әле бетмәгән, мәктәптән аерыласы була, бер кочак документлар җыясы, туплыйсы булды. Бер баламның укытучысы безгә тулысынча теләктәшлек күрсәтте, "Китеп дөрес эшлисез, балаларның киләчәге юк монда, үзем көчкә түзеп эшлим. Сезне бик аңлыйм", диде. Икенче сыйныф җитәкчесе, ичмасам, уку елын беткәнен көтегез дип үгетләде, "Беркайда да беркемне дә көтеп тормыйлар", диде. Туганнар, дуслар барысы да ярдәм итте, хуплады. Дусларның күбесе чынында китеп барды, Казаннан китте. Сугышка бармасак та, хакимият алып барган сәяәсәткә бернинди дә катышыбыз булмасын дигән фикер белән чыгып киттеләр. Без дә шулай.

Айнур белән Лилиянең балалары 1нче, 4нче һәм 5нче сыйныфларда укый
Айнур белән Лилиянең балалары 1нче, 4нче һәм 5нче сыйныфларда укый


Айнур белән Лилиянең балалары 1нче, 4нче һәм 5нче сыйныфларны тәмамлый. Казанда алар өчесе дә татар балалар бакчаларында тәрбияләнеп, татар мәктәпләрендә укысалар, хәзер белем эстәү "Фоксфорд" онлайн мәктәп платформасында бара. Алар түләүле, һәр ел сатып аласы һәм шунда ук уку елы тәмамлауга аттестация узалар. Әти-әни балалары белән көн саен 5 дәрес укырга, әмма кайчан, ничек итеп - һәр баланың үз карамагында дип килешенгән. Балалар онлайн укуны куанып кабул иткәннәр, мәктәпкә барыр өчен юлга вакыт китми, теләгән вакытта ашау яки уйнау, кем тели - йоклап та ала. Әмма соңыннан балалар мәктәптәге балаларны сагына башлаган.

—​Башта ​эйфория иде, әти белән очрашу, яңа урын, җылы, кояш, беркая барырга кирәкми, өйдән укыйсың! Алар дисциплиналы балалар. Укырга яраталар, берсен дә күндерергә кирәкми. Бәләкәе янында гына утырам, чөнки анысы торып китәргә генә тора. Без бу мәктәп программын яңадан укый башладык. Ягъни олы улым 5тә укый иде, без 5нче сыйныф өчен уку программын алып баштан ук өйрәндек, моны уздык инде дип тормадык. Белемне тикшерергә дә шәп, онлайнга өйрәнеп китәр өчен дә уңайлы.

Әмма соңыннан мәктәптәге дусларын сагына башладылар. Алар белән еш кына ватсап аша сөйләшәләр, мәктәпне сорашалар, укытучыларны. Сагыналар инде, көн дәвамында шунда уза иде бит гомерләре, — ди Лилия. — Җәй башында без балаларны минем туган авылга алып кайта идек. Сеңелләрем балалары белән туган нигездә 9 бала җыела иде! Җәй буена әби-бабай янында иделәр, күңелле иде. Быел менә кайта алмыйлар. Аны да көн саен телгә алалар, әби-бабайда башка балалар нишли - шуны сорашалар.


Балалар онытыла ул, чөнки уку, уеннары бар. Әмма кайчак алар да түзми. Киләләр дә: "Әни, без Казанга кайчан кайтабыз?" дип күзләремә тутырып карап торалар. Аннары: "Сугыш беткәч, кайтабызмы?" дип сорыйлар. Әйе, сугыш беткәч, дим. Ә сугыш кайчан бетә дип төпченәләр, чөнки аларга төгәл дата кирәк, алар санарга тели. Кайчак безнең Екатерина Шульман, Максим Кац тапшыруларын караганны күрәләр дә алар да тыңлап тора да читкә китеп үзара серләшәләр, тиз генә кайтып булмый әле ди бер, икенче вакыт, бәлки, киләсе елны кайтырбыз диләр. Әмма бу да аларга коточкыч озак бит.

Мин үзем дә аның турында уйларга куркам. Аллаһ Тәгалә генә белә, әмма яхшыга өмет итәбез, балалар дип тынычландырабыз. Үзебез дә ирем белән кайтуны телибез, читтә яшисе килми бер дә. Без бит балаларны татар мохитендә үстерәбез дип тырыштык. Ирем дә, мин дә татар җанлылар, икебез дә өйдә гел татарча гына аралашабыз, балалар туган телне белсен дип тырышабыз, шуңа татар бакчаларына, мәктәпләренә йөрттек. Ирем китеп, без калып та яши ала идек, әмма нинди гаилә тормышы инде ул? Бергә кавышканбыз икән, бергә тормышны узарга кирәк, балалар да әти-әни назын күреп үсәргә хаклы.

Без дә, балалар да Казанны сагынабыз. Балалар еш кына Казанда төрле кафеларга, киноларга йөргәнне искә төшерә. Креветкалы салатлар, бургеларлар ашый идек, "Итле" ресторанына бара идек дип үзара сөйләшәләр, безгә дә ишарә ясыйлар. Ә Истанбулда тормыш нык кыйммәтләнде, каешларны буарга туры килде, шуңа әлегә балалар, шулай дип аңлатабыз. Алар аны аңлап кабул итә, аның каравы без бергә, дип үзләрен юаталар.

Лилия белән Айнур татар мохите юклыгы - иң зур җитешсезлек, дип борчыла. Шуңа да Казаннан мәктәп дусларының гаиләләре Истанбулга килсә, күрешергә тырышалар. Бер гаилә белән алар 4 июньдә Госмания авылындагы Сабантуенда очрашырга тиешләр. "Балаларны сабантуйсыз калдырасы килми, дуслары да килә дип сөйләштек, бик көтәбез ул көнне", диде Лилия.

Балаларга дуслар табу авыр түгел, дип сөйли ул. Төрек балалары ачык, дустанә мөнәсәбәттә. Татар теле төрек теленә якын булгач, балалар тиз аңлаша, аңламаган очракта инглиз сүзләре дә ярдәм килә, дип сөйли ул.

—​ Балалар татар телен монда аңлаганга күрә нык куандылар, балалар белән бик тиз уртак тел таптылар, урамга чыксалар, бергә уйныйлар. Балалар тиз дуслаша, алар өчен киртәләр юк. Үзләре кибеткә йөри, бер кайттылар да "Әни, ярый татарбыз, безне бөтен җирдә аңлыйлар! Рәхәт икән татарча белгәнгә дигән фикерләре белән уртаклашты. Без дә куандык, —​ ди әни кеше, —​ Без Рамазан аенда көн саен яныбыздагы мәчеткә йөрдек. Анда килгән балаларга имамнар кечкенә уеннар, ярыш оештырып ала иде. Кыска сүрәләрне әйттерәләр иде. Бергәләп кычкырып укыйлар. Һәр көнне балаларга татлы күчтәнәчләр тараттылар. И, куанды балалар, и рәхәт итеп хис иттеләр үзләрен. Гомумән Төркиядә балаларны яраталар. Татарстан мәчеттә шыпырт кына утырсыннар дип кисәтеп ясап торалар, ә монда теләсә нишләсеннәр, мәчеттә булсыннар дигән принциптан чыгып итәләр. Шуңа безнең балалар мәчеткә йөрергә яратты.

Лилия дә, Айнур да Истанбулдагы тормыш никадәр сузылыр - белми. Шулай да алар монда төпләнеп калырга теләми. Аларның да, балаларның бер теләк-хыяллары - сугыш бетсен дә тыныч тормыш белән Казанда, Татарстанда яшәү.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG