Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте “Новороссия тимер юллары” дигән яңа оешма төзи


Мариупольдәге тимер юл
Мариупольдәге тимер юл

Ул Мәскәүнең Украинадан басып алган төбәкләрендәге тимер юлларны берләштерәчәк. “Новороссия тимер юллары”ның төп офисы Донецкида урнашачак.

Русия хөкүмәте "Новороссия тимер юллары" дигән яңа дәүләт оешмасы төзегән. Бу фәрманны ил премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Яңа оешма Русия Украинадан басып алган фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, аннексияләнгән Запорожье һәм Херсон өлкәләренең бер өлешендәге тимер юлларны берләштерергә тиеш.

Русия хөкүмәте хәбәрендә әйтелгәнчә, бу карар бердәм логистика булдырырга, вагоннарны һәм локомотивларны яңартырга, шулай ук бердәм йөк ташу процессы белән идарә итү системын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

"Новороссия тимер юллары"ның төп офисы Донецкида урнашачак.

Фәрманнан күренгәнчә, Русиянең яңа оешмасына "Донецки тимер юлы", "Луһански тимер юлы", "Херсон тимер юлы", "Мелитополь тимер юлы" һәм "Донбас тимер юлы"нда эшләүчеләр эшкә урнаша ала.

  • "Русия тимер юллары" (РЖД) оешмасы Европа берлеге чикләүләрендә. Аларны Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавына җавап итеп, узган елның февралендә керткәннәр иде.
  • Былтыр сентябрьдә Украина һөҗүмгә күчте. Шуннан соң Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Украинаның бу җирләрен ашыгыч рәвештә Русиягә кушу турында референдумнар уздырдылар.
  • Украина һәм күп кенә башка илләр бу тавыш бирүләрне танымый, чөнки ул оккупацияләү шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барганда уздырылды, бу исә Украина кануннарын һәм халыкара нормаларны боза.
  • Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Русия Украина җирләрен аннексияләде. Киев та, Көнбатыш илләре дә аннексияне танымаячагын белдерде.
  • Кремльдә өлкә үзәкләре Украина контролендә булса да, Херсон һәм Запорожьены Русия төбәкләре дип санауларын дәвам итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG