Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе дүрт кырымтатарны 12 елдан 17 елга кадәр хөкем итте


2021 елның 17 августында аларда тентү үтте
2021 елның 17 августында аларда тентү үтте

Аларны террорчы оешма оештыру һәм аның эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапканнар.

Русиянең Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе дүрт кырымтатарны "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә 12-17 елга хөкем иткән. Рустем Мурасов, Рустем Таиров, Җәббар Бекиров һәм Завур Абдуллаевны террорчы оешма оештыру һәм аның эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапканнар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Мәхкәмә Бекировны террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда һәм хакимиятне яулау алырга әзерләнүдә гаепле дип тапкан, 17 елга хөкем иткән. Беренче дүрт елын ул төрмәдә, калган мөддәтен кырыс тәртипле колониядә үткәрәчәк. Таиров, Мурасов һәм Абдуллаев исә 12шәр елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Аларны террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда һәм хакимиятне яулап алырга әзерләнүдә гаепләп хөкем иткәннәр. Алар да беренче дүрт елларын төрмәдә, калган вакытларын кырыс тәртипле колониядә уздырачак.

Кырымтатарлар 2021 елның августында, Русия аннексияләгән Кырымда тоткарланды. Аларның өйләрендә тентүләр узды.

Русиянең Көньяк бүлгесендәге хәрби мәхкәмә узган атнада кырымтатар активисты, "Кырым мөселманнары эше"ндә гаепләнүче Эрнес Сейтосмановны да 18 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
  • Русиядә тыелган (2003 елдан бирле РФ Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип танылган), ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башлаганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG