Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар республика клиник хастаханәсендә мәчет һәм чиркәү төзеләчәк


Таш салу чарасы.
Таш салу чарасы.

Мәчет Әбүгалисинә исемен йөртәчәк.

Казанның балалар республика клиник хастаханәсендә мәчет һәм чиркәү төзеләчәк. Ул "Тыныч бакча" рухи комплексы дип аталачак. Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл корылмага нигез ташы салды. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рухи комплекс төзү идеясы белән хастаханәдә дәваланучы балаларның ата-аналары чыккан диелә. Миңнеханов сүзләренчә, комплекс ике дин — ислам һәм православиеның берлек символы булып торачак.

Мәчет исә, урта гасыр табибы һәм галиме Әбүгалисинә исемен йөртәчәк. Гыйбадәтханә бер катлы, балконлы, берьюлы 60-70 кеше сыйдыра алачак. Бинада барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә дә урын алачак диелә. Төзелеш мөселман химаячеләре хисабына алып барылачак.

Узган ел Татарстанда унынчы сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды.

Шул ук вакытта узган атнада Русиянең федераль трассаларындагы намаз бүлмәләре ябыла башлавы хәбәр ителде. Моңа кадәр Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Чуашстанда эшләгән гыйбадәтханәләр инде эшләми.

Соңгы вакытта Татарстанда мөселманнар инфраструктуралары тулы көчкә эшли алмау проблемы белән очрашты. Моңа кадәр Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG