Accessibility links

Русиядә Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында дистәләрчә кеше тоткарланган


Петербурдагы чарага килүчеләрне полиция тоткарлый
Петербурдагы чарага килүчеләрне полиция тоткарлый

Иң күп тоткарланучылар - Мәскәүдә.

Русиядә сәясәтче Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында якшәмбе киченә 90нан артык кеше тоткарланган. Аларның ким дигәндә дүртесе – балигъ булмаган яшьтәге кешеләр. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Татарстанның Алабуга шәһәрендә бер активист тоткарланды. Биш сәгатьтән соң ул полиция бүлегеннән җибәрелде.

Казанда да Бауман урамына Шаляпин һәйкәленә янына "Сәяси тоткыннарга азатлык" дигән шигар белән чыккан бер хатын-кыз тоткарланды.

Мәскәүдә тоткарланучыларның саны – 50дән, Петербурдан уннан арткан.

Владимир өлкәсе колониясендә утыручы Навальныйның 4 июньдә туган көне. Аңа 47 яшь тулды. Навальный тарафдарлары шул көнне Русиядә һәм чит илдә сәясәтчене яклау киңкүләм чараларын игълан итте. Чит илдә яшәүчеләр шәһәрләрнең үзәк мәйданнарына, ә Русиядә иминрәк урыннарга чыгу тәкъдим ителде.

Акцияләр хакимият белән килештерелмәде. Чарада катнашучылар Навальныйны яклау максатыннан ялгыз пикетларга чыкты, төрле листовкалар таратты. "ОВД-Инфо" язуынча, хәтта кабартылган шар җибәрү, асфальттагы язулар һәм башка шуның ише ахмак сәбәпләр дә тоткарлауларга китергән.

  • Навальный "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
  • 2022 елның 22 мартында исә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.
  • 2022 елның 20 октябрендә Навальный үзенә экстремизм турында яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте.
  • 2022 елның июнендә Навальныйны Покровтагы гомуми тәртипле колониядән Мелеховтагы кырыс тәртипле колониягә күчерделәр. Навальныйның тарафдарлары аны эзәрлекләүләре сәяси максатлы дип саный.
  • Оппозиционер үзен берничә тапкыр штраф изоляторына – тоту шартлары аеруча кырыс булуы белән аерылып тора торган камерага утыртуларын хәбәр итте.
  • 2022 елның августыннан бирле Навальный штраф изоляторында йөз көннән артык вакыт үткәргән, адвокатлары әйтүенчә шул сәбәпле аның сәламәтлеге начарайган.
  • Апрель ахырында Алексей Навальныйга каршы террорчылык турында эш ачтылар. Аңа каршы экстремизм турында эш ачылган иде инде, террорчылык турындагысын шуннан аерып чыгарганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG