Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сугыш – ул айныткыч". Үз теләге белән сугышка киткән Казан кешесе аннан кайткач сугышны нәфрәт итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казаннан 26 яшьлек Константин 2022 елның җәендә үз ихтыяры белән Украинадагы сугышка киткән һәм хәзер ул сугышны күралмый. Ул үз язмышын сөйләде.

Казанда яшәүче 26 яшьлек Константин (фамилиясен күрсәтмәүне сорый) гаиләсендә хәрби хезмәт һәрчак абруйлы эш булып саналган. Бабасы Фин һәм Икенче дөнья сугышында катнашкан, әнисе яклап абыйлары – офицерлар, әтисе дә, өлкән абыйсы да контрактчы хәрбиләр. Алар еш кына Константинны башың яшь әле, тормышны күрмәгәнсең дип үрти торган булган. 2022 елның җәендә егет үз ихтыяры белән Украинадагы сугышка киткән һәм хәзер ул сугышны күралмый.

Константинга бәхет сирәк елмайган. Мәктәпне көч-хәл белән тәмамланган, дәресләргә юньләп йөрмәгән. Укуда алдыра алмаган үсмер эчә башлаган.

Ул укытучыларның үзен яратып бетермәвен, сыйныфташлары каршында "тиле" дип атавын, өй эшләрен әзерләп килгән чагында исә шаккаткан кыяфәт чыгаруларын искә ала. Еш кына егеткә, мәктәптән соң сине наркология клиникасы яки күп дигәндә һөнәри училище көтә, дип әйтә торган булганнар.

Константинның әтисе белән дә арасы яхшы түгел – үсмер аның белән ачылып китеп сөйләшә алмаган. Әтисе хәлләрен сорашкан чагында Константинның куллары калтыраган, йөрәк тибеше ешайган. Ул әтисенә үзен борчыган әйберләрне сөйләргә курыккан, чөнки әти кешене сугыштан башка әйберләр кызыксындырмаган диярлек.

— Сөйләшүебез дәвам итмәсен өчен, минем бар да яхшы дип, гел алдаша идем. Кайчак әти белән тарих турында сөйләштек – билгеле, аңа сугыш кына кызык иде. Әти әйтүенчә, Русия бөтен чорларда да, бөтен сугышларда да җиңгән. Кыскасы, ул коры кеше, әмма яхшы хәрби, дип сөйли Константин.

Аларның гаиләләрендә өлкән абыйсы да яхшы хәрби булып санала. Хәрби килешү нигезендә хезмәт итүче Иван әлегә ялда. Ул теләр-теләмәс кенә сөйләшә һәм без биргән һәр сорауга җавапны бик озак уйлый.

— Мин Костяны үртәмәдем, ничек бар, шулай әйтә идем, бу – мотивация дип атала. Ә аның хәзер шундый пацифист булып китүе зәгыйфь рухлы булуы турында сөйли. Ул ирләрчә хезмәт алган булыр иде, аны ир итеп тәрбияләделәр, ди абый кеше.

Иван алгы сафтан "күсе кебек качучылар булса да", Украинадагы сугышта Русиянең җиңәчәгенә ышана. Абый белән эне хәзер сирәк аралаша, әмма Иван энекәшен һәрвакыт якларга әзер булуын әйтә. "Ул соңрак кемнең хаклы булуын аңлаячак һәм без яхшы мөнәсәбәттә булачакбыз", ди.

—Гаиләмдәге бөтен кешене дә яратам, әмма гаскәрдә хезмәт итәргә теләмәү... Моны сәер дип саныйм. Барыбыз да хезмәт иттек, гаилә кордык һәм яхшы яшибез. Шәхсән үземнең аннан күңелем кайтты. Бер үк төрле тәрбия алган кешеләр бит без, балачагында аны кыйнамадылар, ә бәлки кирәк булгандыр да, дип фикерли Иван.

"Сугыш минем өчен коткаручы булды"

Константин төрле "чумара"лар ярдәмендә һәм машина салонында эшләп акча тапкан. Ул училищеда укыган, нинди белгечлек алуын инде хәтерләми – эретеп ябыштыру белән бәйле иде ди. Шәхси тормышына килгәндә, беркайчан яратмаган, җитди мөнәсәбәтләре дә булмаган.

— Гаиләм аркасында гаскәргә барасым килде дию генә аз булыр, мин анда ашкындым. Сугыш минем өчен коткаручы булды. Мине мәҗбүриләмәделәр, әмма барырга тиеш идем. Монда калсам нәрсә көтәр иде? Туганнар моны хупламас, абый мыскыллар, 50 ел буе мескен эштә эшләр, дуслар белән эчеп утырыр һәм табутка кереп ятар идем. Ә сугышны узсам, каһарман саналам дигән сүз, яки җиңелсәк – режим корбаны булып. Ничек кенә булмасын, бу – акча, бу – ихтирам, бу – социаль статус.

Константинны кулына корал алырга гаиләдәге мөнәсәбәтләр дә этәргән. "Гаиләмне күралмыйм, үземне күралмыйм, сугыш гаиләдәге проблемнарны таратырга, нинди дә булса статус алырга булышыр дип уйладым", дип сөйли ул.

— Югалтыр әйберең булмаганда, сугышның өстенлекләре дә бар. Болай да бар да начар, асылынасың килә икән – сугышка бар, бәлки анда үләрсең, ә бәлки исән дә калырсың. Исән калсаң, ичмасам акчаң булачак, ә үләсең икән – гаиләңә акча бирәчәкләр. Һәм сугышта үлү – үзеңә кул салуга караганда хөрмәтлерәк санала, ди ир.

Шул ук вакытта ул "проблемнар беркая китмәде, берни барып чыкмады", ди. Хәзер аның башка проблемы барлыкка килгән: ул сугышны күралмавын әйтә.

"Адреналин беренче мәеткә кадәр генә"

Сугышның беренче көннәрендә үк Константин үзен фронтка барырга этәргән әйберләрнең үткәндә калуын аңлаган. "Ватанпәрвәрлек беренче штурм вакытында ук үлә. Адреналин да беренче мәеткә кадәр генә. Монда ике юл гына бар: йә сугыш белән генә яшисең, йә дизертир буласың", ди ул. Егет кыска вакытлы контракты белән хезмәтен тәмамлаган һәм башка сугышка барырга җыенмый.

Ярты ел сугышта булган Константин мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатлар, җирле халык арасыннан чыккан ополчение һәм ихтыярилар арасында аерма зур ди: "Берәүләр анда очраклы гына килеп эләккән, кемнеңдер бу эше һәм аның сайлау мөмкинлеге булмаган. Ә без үзебез килдек. Шуңа контрактчылар позициядән качып киткән чакта без тагын да күбрәк эшли идек. Йөз солдат булырга тиешле урында саклану сызыгын 15 кеше тотып торды. Бу без баһадирлар булган өчен түгел, һәм без курыкмадык та, чөнки рухи яктан без үзгә идек – без үзебез килгән кешеләр. Зарланырга ярамый: шундук "Без сезне чакырмадык, үзегез килдегез", дия башлыйлар. Чынлап та, үзебез килдек бит, нәрсә дип җавап бирәсең? Мондый чакларда үпкәләп тә куясың: контрактчылар урынына ут эченә чабасың, әмма барыбер кимсетеләсең, син барыбер беркем түгел", ди Константин.

"Мин анда беркемне дә үтермәвемне беләм"

Ул "сугышта кешеләр аңгырая" ди. "Сугышчыга бирем бирәләр, ә ул тора да, аны үтәргә китә. Уйлап та бирми – туры басып китә. Үтерәләрме – юкмы, аңа барыбер. Моңа карыйм да, "Тиле, сине бит хәзер үтерәләр", дип уйлыйм.

Константин сугышны айныткыч дип атый. Ул "каһарманлык хисе белән түгел, йончыган эт кебек әйләнеп кайттым", ди.

— Анда берәүне дә үтермәвемне беләм. Юшкыны калды, бәхетлемен дип әйтү сәер булыр иде. Солдаттан бәхет турында сорау сәер. Бәхет юк ул – сугышның бөтен үзенчәлеге дә шунда. Ул организмнан бөтен дофаминмы, серотонин диләрме әле – шул әйберләрне тулысынча чыгара. Менә шундый айныткыч.

Сугышта булып кайтканнан соң Константин психологка йөри – аңа "травмадан соң стресс бозыклыгы" дигән диагноз куйганнар һәм депрессиягә каршы дарулар билгеләгәннәр. "Әлегә нәтиҗәсе юк", ди егет.

Абыйсы Иван аның психологларга йөрүен белә. "Кызык өчен генә бу дәвалауларның бәясен караган идем, бөтен хезмәт хакы шунда китеп барачак. Хәер, ул минем белән сөйләшә алыр иде – бушлай җитмәсә, мин аңа абыйсы буларак яхшырак булышыр идем", ди ул.

Константин исә "сугышка ияләшү авыр, ә аннан кайту тагын да авыррак" дип искәртә.

— Бер дөньядан кисәк кенә башка дөньяга күчүгә акыл ияләшә алмый. Ветераннарның тамак ертып сөйләшүен аңламыйм. Сугышкан егетләрне хөрмәт итәм, әмма күбрәк кызганам да. Әмма кемдер "Мин сугыштым" дип акыра башлый икән, ачуым чыга. Безнең бабайлар дүрт ел буе иң куркыныч сугышта булган. Төшебезгә дә кермәгән әйберләрне күргәннәр. Җәяүле гаскәрдә яки күзләүдә сугышканнардан сорагыз әле – ничә фрицны үтергәннәр икән? Беркайчан әйтмәячәкләр. Ә мин хәзер беләм: аларга суярга да, атып үтерергә дә туры килгән. Әгәр ул чактагы сугышның ветераннары эндәшми икән, безгә нигә кычкырып йөрергә. Кешеләр сугышларга ияләшкән һәм аны яратырга өлгергән – минем әти һәм абыем кебек", ди Константин.

Азатлык сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 466, Башкортстаннан кимендә 744 кеше һәлак булган. Чынлыкта үлүчеләр саны күбрәк була ала – хакимият чын саннарны яшерә.

Язманың оригналы: Idel.Реалии сайтында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG