Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урамга чыгу куркыныч". Вагнерчылар сугыштан кайтып яңа җинаятьләр кыла


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия Украинада башлаган сугыштан кайтучы вагнерчыларның җинаятьләре турында ешрак ишетергә туры килә. Җинаять кылучыларның күпчелеге элекке тоткыннар.

Узган язда Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннарга ярты елдан ярлыкау вәгъдә ителде. Бүген аларның кайберләре туган якларына кайтты. Араларында инде җинаять кылучылар да бар.

Сугыштан кайткан исерек вагнерчының Воронежның бер кунакханәсендә росгвардиячеләр белән сугышу видеосы челтәргә эләкте. Кулга алынганнан соң, ул сугышчының әйберләре арасында биш йөз хәрби патрон тапканнар. Аны полиция хезмәткәренә һөҗүм итүдә һәм сугыш кирәк-яракларын саклауда гаеплиләр. Һәм бу тылга кайткан сугышчылар тарафыннан башкарылган иң җиңел җинаятьләрнең берсе генә.

Киров өлкәсендә элеккеге тоткын 85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны үтерә. Дүрт ел элек Иван Россомахин икенче бер авылдашын үтереп төрмәгә эләккән була, ә аннан – "Вагнер" хосусый хәрби ширкәт белән килешү төзеп сугышка алына. Мартта Россомахин фронттан кайта һәм, тикшерү фикеренчә, шунда ук Юлия Буйскаяны үтерә. Моңа кадәр ул ике автомобиль пыяласын балта белән җимерергә өлгерә. Җирле халык сөйләвенчә, ул исерек килеш бистә буйлап корал күтәреп йөргән һәм күршеләренә янаган.

"Сәнәк, балта, пычак. "Барыгызны да үтерермен, бөтен гаиләне суеп бетерермен", дип кычкыра. Гаражга таба борылды, шуннан соң мин аны күрмәдем", дип сөйли Россомахин авылдашларының берсе.

Полиция аны бер тәүлеккә тоткарлый, ә аннары бистәдән ераграк җибәрергә вәгъдә итә.

"Асылда, әллә ниләр кыланасылары билгеле иде. Ул бик тынычсыз, проблемлы кеше. Сишәмбе көнне без аны барлык әйберләре белән поездга утыртабыз, моннан олаксын. Бүтән монда күземә күренмәсен", – дип вәгъдә бирә җирле полиция бүлгесе башлыгы Вадим Варанкин.

Ләкин Россомахин китми. Ә аннары икенче кешене үтерә.

"Мин көз көне үк безгә урамнар буйлап йөрүе куркыныч буласын әйткән идем. Өйдә калуы куркыныч булыр дип башыма да китермәгән идем. Бер генә нәтиҗә ясый алам: моны уйлап табучылар, мондый хәлне мөмкин итүче кешеләр гаепле, кешегә алга таба да үтерергә җыену шарты белән төрмәдән чыгарга рөхсәт итүче документларга кул куйган кешеләр гаепле", – ди үтерелгән Юлия Буйскаяның оныгы Анна Пекарева.

Психологлар инануынча, хәтта кеше сугышка кадәр беркемне үтермәсә дә, фронттан кайткач, аның психикасы элеккечә була алмый. Һәр солдатның психикасы җәрәхәт алачак. Аерым очракларда бу посттравматик тайпылышка әверелергә мөмкин.

"Алар рәхимсезлекнең бик зур концентрациясенә тап була. Һәм менә бу яманатлы травмадан соң стресс синдромының төрле билгеләмәләре бар, чынлыкта аның артында бик гади әйбер тора – курку хисе. Шактый көчле стресслы курку хәтта кеше бу вазгыятьтән чыккач та кала. Курку сугышта гына түгел, көнкүреш тормышта да теләсә нинди агрессиянең сәбәбе була ала. Син кешенең агрессив булуын күрәсең икән, димәк, ул курка", – дип сөйли психолог Александр Колмановский.

Сугыштан кайтучылар белән бәйле соңгы вакыйгаларның берсе – Түбән Новгород өлкәсендә үтерелгән хатын-кыз. Аны сугыштан кайткан ире яшь балаларының күз алдында суя. Бер баскыч читлегендә яшәүче күршеләре Александр Мамаев махсус операциядә катнашканнан соң ул нык эчә һәм хатынын кыйный башлады, ди.

"Балалар минем янга: "Коля абый, ярдәм ит. Әти әнине үтерә", дип йөгереп килә иде. Килсәм, ул аны буа. Биш-алты тапкыр буды", дип сөйли Николай Юрьев.

Соңгы тапкыр Александр Мамаев хатынына пычак белән кадаган. Яра үлемгә китерә. Мамаевны кулга алалар. Күршесе сүзләренчә, полиция өстәлдә дүрт буш коньяк шешәсе күргән, гәрчә Александрның элек хәмергә зур дәрте булмаган. Ул онлайн-казинода күп уйнаган, эше булмаса да, кредитлар алган, еш эчмәгән. Сугыш турында да ул лотерея турында сөйләгән кебек сөйләгән.

"Анда психикасы бозылган бик күпләр акылдан шашты, диде. Аның күз алдында рота командиры шартлаган, аны өзгәләп ташлады, ди. Өч көн берни ашамаган", – дип искә төшерә Юрьев.

Цхинвида 34 яшьлек Георгий Сиукаев урамда бер кешене – сәламәтлеге ягыннан кимчелеге булган 38 яшьлек ир-атны суйган. Үтерүнең сәбәбе һаман да аңлашылмый. 2014 елда ул Донбасста ул үз командирын үтерән була һәм төрмәгә эләгә. "ЧВК Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин Сиукаевка тәкъдим ясый, һәм тегесе колониядән кире сугыш кырына кайта.

Русияләрнең күпмесе Украинадагы сугыш аша үткән һәм аларның күпмесе өйләренә кайткан, билгесез. Аларның күпмесе җәмгыять өчен куркыныч тудыра – анысы тагын да билгесезрәк. Элеккеге хәрбиләрне адаптацияләү һәм тернәклендерү програмнарының булу-булмавы да билгеле түгел.

Элегрәк Чаллы мэры Наил Мәһдиев төбәктән мобилизацияләнгәннәрне тернәкләндерү эше оештыруны сораган иде.

Белешмә: Вагнер төркеме

Вагнер төркеме (ингл. Wagner group) — рәсми булмаган кораллы оешма, медиада еш кына Русиянең хосусый хәрби компаниясе ("ЧВК Вагнера", "ЧВК "Вагнер") дип атала. 2014 елдан бирле Украинада, аннары Сүриядә хәрәкәт иткән. 2017 елда АКШның санкцияләр исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлектә ул PMC Wagner исеме белән "Украина сепаратистлары" бүлегенә кертелгән. 2021 елда Европа берлеге дә төркемгә каршы санкцияләр кертте. Төркем башында Русия президенты Владимир Путинның пешекчесе саналган Евгений Пригожин тора. "Вагнер" — төркем командирларының берсе — Дмитрий Уткин кушаматы.

Язманың оригиналы: "Настоящее Время"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG