Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан вәкаләтләрен тапшырырга җыена


Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан
Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан

Исмәт Эрикан Төркиянең Казандагы баш консулы вазифасына 2019 елның көзендә билгеләнде. Казанда 1996 елда ачылган Төркия вәкиллегендә Эрикан 12нче баш консул булды.

Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан Татарстан башкаласында үз эшен тәмамларга җыенуын игълан итте". Бу хакта ул Заманча сәнгать галереясендә яшь төрек рәссамы Рәшит Алтунның "Яңадан" дигән күргәзмәсе ачылганда әйткән.

"Бу – мин Казанда бу вазифада оештырган соңгы күргәзмә. Минем вәкаләтләремнең вакыты тәмамлана, сентябрь башында туган илемә кайтам. Миннән соң килгән хезмәттәшләрем дә сезнең өчен шундый матур чаралар үткәрер дип ышанам, һәм сез яңа консулга һәм яңа такымга миңа күрсәткән кебек ярдәм күрсәтерсез дип өметләнәм", дигән дипломат.

Исмәт Эрикан Төркиянең Казандагы баш консулы вазифасына 2019 елның көзендә билгеләнде. Казанда 1996 елда ачылган Төркия вәкиллегендә Эрикан 12нче баш консул булды.

Бу уңайдан Азатлык аның белән әңгәмә корган иде. "Казанга баш консул буларак билгеләнүемне ишеткәч, дөресен генә әйткәндә, бераз дулкынландым. Мин монда килгәч шунда ук үземне өемдә кебек хис иттем. Төркиядә бер шәһәрдән икенче бер шәһәргә киткән кебек булдым. Ризыклары тәмле, Казан шәһәренең үз тәртибе бар, кешеләр бер-берсенә хөрмәт белән карый", дип сөйләде ул.

  • Исмәт Эрикан Татарстан мәктәпләрендә төрекчәгә өйрәтергә ярдәм вәгъдә иткән иде.
  • 2020 елда ул Казан Кирмәнендәге "Манеж" күргәзмә залында Төркиядән китерелгән госманлы чоры киемнәреннән торган "Заманча төрек дизайнерлары күзлегеннән госманлы костюмнары" күргәзмәсе оештырган иде. Экспонатлар арасында Сөембикә ханбикә киеме дә бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG