Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте һәлак булган сугышчыларының гаиләләренә акча түләү өчен офислар яллый


Украинадагы сугышта һәлак булган вагнерчыны җирләү. Петербур
Украинадагы сугышта һәлак булган вагнерчыны җирләү. Петербур

Шул ук вакытта мәрхүмнең туганнарына бу кулдан бирелгән кәгазь акчаларны банкка салмаска кушалар.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы сугышта һәлак булган тоткыннарга һәм яллы сугышчыларга түләнәсе акчаларны гаиләләренә тапшыру өчен, бөтен Русия буйлап офислар арендалый. Шул ук вакытта мәрхүмнең туганнарына бу кулдан бирелгән кәгазь акчаларны банкка салмаска кушалар. Бу хакта сугышта үлгәннәрнең туганнарына сылтама белән Север.Реалии хәбәр итә.

Журналистларга Петербурда, Новосибирскиди һәм Краснодар краендагы офислар турында билгеле.

Басма әңгәмәдәшләреннән берсе – Алёна Украинадагы сугышта үлгән абыйсын күмгәннән соң, үзен Новосибирскидагы офиска чакыртып алуларын әйтә. Аннан күмү турындагы белешмәне күрсәтүен, акча алу кәгазе язуын сораганнар, моны камерага төшергәннәр.

Алёнага абыйсының ярты ел сугышта булган өчен 660 мең сум хезмәт хакын, күмү өчен 100 мең сум түләнгән һәм биш миллион сум компенсация бирелгән. Шулай ук "Батырлык өчен" медале тапшырылган. Әмма бу бүләк символик мәгънәгә генә ия, чөнки аның Русия президенты Владимир Путин имзалаган таныклыгы юк. Әлеге таныклыкны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә ялланучыларны - хәрби хәрәкәтләр ветераннары дип тануларыннан соң тапшырырга вәгъдә иткәннәр.

Алёна белән күрешкән "Вагнер" хезмәткәре бу акчаларны банк хисабына салмаска киңәш иткән.

"Чыгып китәр алдыннан безгә инструкция әйтелде: акчаларны картага салмаска, хисапка да ярамый. Банкта шәхси сейфка ярый. Яки төрле банклардагы карталарга 100әр мең сум җибәрергә. Бетте", дип сөйләгән ул журналистларга.

Алёна абыйсын сугышка "Вагнер" белән колониядән җибәрүләрен сөйли. Беренче айда ук аның бармагы өзелгән. Әмма соңрак Алёнага абыйсы белән хезмәт иткән кешеләр хәмер эчкәннәрнең бармакларын "Вагнер" вәкилләре үзләре чабып өзде дип сөйләгән.

Моңарчы "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинада һәлак булган сугышчыларының гаиләләренә кәгазь акчалар белән бишәр миллион сум акча түли, шулай ук аларны күмүгә 100 мең сум бирә, дип хәбәр ителгән иде. Кагыйдә буларак бу акчаларны кеше йөрми торган урында яки кунакханә бүлмәсендә куратор тапшыра, очрашкач ул бары тик исемен генә әйтә диелде.

  • Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. Кайбер илләрдә "Вагнер" җинаять төркеме дип танылган.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый.
  • "Вагнер"ның ярлыкау алган хәрбиләре арасында җинаятьчел төркем оештыручылар, үтерүчеләр булуы да ачыкланды.
  • Шулай ук алар арасында 87 яшьлек әбисен үтергән Татарстан кешесе дә бар иде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украинага каршы сугышкан тоткыннарны аклау – Русия кануннарына ярашлы башкарыла дип белдерде.
  • "Вагнер" белән килешү төзеп, Украина сугышына барырга ризалашкан өчен төрмәдән азат ителгән тоткыннарның кайтып кеше үтерү, талау, куркыту очраклары арта. Җаваплылыктан шулай җиңел генә котыла алган җинаятьчеләр үзләренә барысы да рөхсәт ителә дип саный.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG