Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан кешесен Чиләбедә диверсия кылуда шикләнеп  тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тикшерү фаразынча, ул Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төрткән.

Башкортстанның Учалы районында яшәүче 29 яшьлек егетне диверсия кылуда шикләнәләр, ул Чиләбедә тоткарланган. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, егет Чиләбенең Миасс шәһәрендәге Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндырган һәм моны Украина мәнфәгатьләрендә эшләгән булырга мөмкин.

6 июньдә Хребет-Сыростан станцияләре арасында шундый дүрт шкаф яндырылган, бу юлчы ташучы берничә поездның тоткарлануына китергән диелә.

  • Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә тимер юлларны махсус зарарлау очраклары ешайды. Моны эшләүчеләр Русия хәрбиләрен һәм техникасын Украинага чыгаруга аяк чалырга тырыша дигән фаразлар бар.
  • 2023 елның башыннан май уртасына кадәр Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы тимер юлларда, саклану министрлыгы һәм энергетика объектларында кимендә 57 мәртәбә диверсия ясарга омтылганнар. Диверсияләрнең иң киң таралган төре – тимер юлларда реле җайланмасы урнаштырылган шкафларга ут төртү диелә.
  • Диверсия очраклары быел Татарстанда һәм Башкортстанда да теркәлде.
  • Март ахырында Уфаның Совет районы мәхкәмәсе шәһәрдә яшәүче дүрт кешене ике айга кулга алган иде. Аларның берсе – балигъ булмаган үсмер. Тикшерү фаразынча, алар тимер юлдагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафка ут төрткән. Кулга алынучыларны террорчылык акты әзерләү һәм аны кылуда гаеплиләр.
  • Күптән түгел Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төрткән иде. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG