Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮне мәхкәмәдә яклаган юрист Алексей Златкин вафат


Аңа 43 яшь булган.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) юристы Алексей Златкин вафат. Бу хакта ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка хәбәр итте.

"Үлеменең сәбәбе билгеле түгел. Полиция ТИҮ бинасында аны үлгән килеш тапкан", диде ул.

Cоңгы елларда Алексей Златкин ТИҮне һәм аның активистларын мәхкәмәләрдә яклап килде. 2022 елда Татарстан Югары мәхкәмәсендә ТИҮне тыелуны ул сәяси мәсьәлә дип атады.

"Нәкъ менә милли үзбилгеләнү хокукы өчен көрәшүче оешмалар бетерелә. Бу — федераль үзәкнең урыслардан башка халыкларга дискриминацияле сәясәт алып баруын күрсәтә торган күренеш", дип сөйләгән иде ул.

Алексей Златкин 1980 елда Казанда туа. 2001 елда ТИСБИнең юридик факультетын тәмамлый. 2018 елда ул "Гадел мәхкәмә өчен һәм мәхкәмә башбаштаклыгына каршы" иҗтимагый хәрәкәте рәисе булып сайлана. Оешмада Татарстанның төрле шәһәрләреннән 40лап кеше керде.

Элегрәк ул Русиядә хокукый яктан кысулар башлану азактан Беларустагы кебек хакимият терроры белән тәмамланырга мөмкин дип сөйләгән иде. Татарстанда да актив кешеләргә карата көч куллану очраклары бар дип белдергән иде Златкин өч ел элек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG