Кайнар хәбәр

Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллин Украинада сугыш барганда Уфада Русия көнен бәйрәм итүгә каршы чыкты

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевнең егетләрне җирләүдән соң шунда ук җырларга һәм биергә китүе минем башыма сыймый, дигән ул.

Башкортстан активисты Альберт Рәхмәтуллин Украинада сугыш барганда Уфада Русия көне бәйрәм итүгә каршы чыкты. Бүген, 12 июньдә ул бу хакта үзенең Telegram-каналында язды.

"Уфада зурлап Русия көне һәм Шәһәр көне үткәрергә булдылар – салютлар, килгән артистлар һәм башкалар белән. Һәм болар барысы да "махсус хәрби операция" (Русиядә Украинага һөҗүмне шулай атыйлар – ред.) барган вакытта", дип язган ул.

Активист узган елдан башлап Русиянең күпчелек төбәкләрендә мондый бәйрәмнәрне уздырмауларын яки шактый чикләүләрен искәрткән. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев исә һәр ялларда диярлек шоу-програмнар оештыра дигән.

"Шәһәр көнендә исә бөтенләй, шундый бәйрәм оештырган ки - әйтерсең соңгы мәртәбә оештыра. Ә бәлки шулайдыр да – мэрыбыз китәдер? Шуңа тизрәк бюджет акчаларын "үзләштерергә" булгандыр? Мәсәлән Мәүлиевнең егетләрне җирләүдән соң шунда ук җырларга һәм биергә китүе минем башыма сыймый", дигән ул.

Бүген, 12 июньдә Уфада ике бәйрәм үткәрәләр – Русия көне һәм Шәһәр көне (Уфага нигез салынуга 449 ел уңаеннан). Бәйрәмдә Анастасия Ивлеева, ESMI һәм Милана Хәмитова чыгыш ясаячак, салют, флешмоб, концертлар булачак.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле, берничә бәйрәм элеккегечә үтмәде.
  • Әйтик быел Русиянең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмадылар. Кайберләрендә "махсус хәрби операция"дә катнашучылар өчен борчылып үткәрмибез диделәр. Янәсе, Украинадагы сугышта булып кайтканнар фейерверкларны "бөтенләй башка төрле" кабул итәргә мөмкин Күпчелек шәһәрләрдә моны иминлек белән бәйләп аңлаттылар.
  • Быел Русиядә 9 май көнне уза торган "Үлемсез полк" йөреше дә булмады.
  • Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәннән соң, Русиянең күп кенә төбәкләре Яңа ел чараларыннан да баш тарта башлады. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шәһәр һәм авыл җитәкчеләренә Яңа елга артистлар чакыруны тыйган иде.
  • "Бу мәсьәләдә бюджетларны яңадан карагыз. Бернинди яңа әйбер сатып алмагыз: Яңа елга ниндидер архитектур утларыгыз бар икән, нәрсәгез бар, шуны куегыз. Бернинди яңа чыршылар булмасын. Мин бәйрәмгә ниндидер матди объектлар сатып алуны тыям. Якын арада концертлар һәм күңел ачу чаралары турында онытыгыз. Яңа ел чараларына кемнедер чакыруыгызны белсәм, үзем ачуланачакмын", диде ул. Хәбиров "башка бурычлар да бар" диде, алар арасында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәмне атады.
  • Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәкләр арасында Башкортстан алгы сафта. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый тора, ул арада республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Безнең хисапка күрә, республикадан бу сугышта кимендә 772 кеше һәлак булган. Бу - ачык чыганаклар аша тупланган белешмәләр. Чынлыкта исә үлүчеләр саны тагын да күбрәк булуы бар, хакимиятләр чын саннарны яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG