Швеция хөкүмәте чираттан тыш утырышта Әнкара террорчы оешма дип санаган Көрдстан эшче фиркасе (РРК) тарафдарын Төркиягә тапшыру турында карар кабул итте. Бу хакта SVT швед иҗтимагый телевидение ширкәте хәбәр итә.
Сүз Төркиянең 35 яшьлек ватандашы турында бара. 2013 елда төрек мәхкәмәсе аны наркотиклар белән бәйле җинаять өчен дүрт ел җиде айга ирегеннән мәхрүм иткән булган. Ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгәннән соң, канунлы рәвештә Төркиядән киткән һәм Швециядә эшләргә рөхсәт алган.
30 майда Швеция Югары мәхкәмәсе экстрадация турындагы канунга һәм Европа кеше хокуклары конвенциясенә ярашлы, ирне Төркиягә тапшыру өчен бернинди каршылыклар юк дип карар чыгарган.
Үз чиратында Швеция мәхкәмәсендә ир үзен Төркиягә Көрдстан эшче фиркасен хуплавы өчен тапшыруны сорыйлар дип әйткән.
Телеширкәт мәгълүматынча, Швеция НАТОга керергә гариза тапшырганнан бирле, беренче тапкыр Төркиягә Көрдстан эшче фиркасе тарафдарын тапшырачаклар.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Швеция һәм аның белән күрше Финляндия НАТОга керергә теләк белдерде.
- Быел 4 апрельдә Финляндия рәсми рәвештә НАТОның 31нче әгъзасы булды. НАТОга керү турында гаризаны Финляндия белән бер үк вакытта, 2022 елның маенда Швеция дә тапшырган иде. Әмма ул әлегә намзәт булып кала бирә. Аның НАТОга керүенә Төркия каршы чыга.
- Әнкара Швециядән Көрдстан эшче фиркасенә кырысрак карашта булуын һәм илдә сыену урыны алган 100дән артык көрд активистын Төркиягә тапшыруын таләп итә.
- Майда Швеция парламенты илнең террорчылыкка каршы кануннарын кырыслатучы төзәтмәләр кабул итте: аларга экстремист оешмаларда катнашкан өчен хөкем ителгән затларны сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү кертелде. Үзгәрешләр 1 июньнән гамәлгә керде.
- Швеция 11-12 июльдә Литвада үтәчәк җыен барышында НАТОга кушылуга өмет итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум