Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелгәннән соң Кара диңгезнең тозлылыгы кимегән


Череп килүче зәңгәр-яшел суүсемнәр
Череп килүче зәңгәр-яшел суүсемнәр

Эколог Евгения Симонова сүзләренчә, бу – буа җимерелгәннән соң диңгезгә төче су эләккәнгә күрә булган.

Кахов гидроэлектр станциясе буасы җимерелү сәбәпле Кара диңгезнең тозлылыгы кисәк кимегән. Бу хакта Украинаның һәлакәт нәтиҗәләрен юк итү штабына сылтама белән "Кедр" яза.

Анализлар алып караганнан соң, Одесса янында диңгезнең тозлылыгы өч тапкырга диярлек кимүе ачыкланган диелә. Эколог Евгения Симонова сүзләренчә, бу – буа җимерелгәннән соң диңгезгә төче су эләккәнгә күрә булган.

Элегрәк экологлар Кара диңгез суының төчеләшүе аркасында зәңгәр-яшел суүсемнәр чәчәк атарга мөмкин, бу исә сулыкның табигый флорасын бастыра, дип кисәтте. Шулай ук буа җимерелүдән соң, диңгезгә канализацияләрдән һәм чүплекләрдән агулы маддәләр эләккән булуы бар.

Белгечләр суда тимернең нормадан тугыз тапкырга артуын теркәгән. Дулкыннар Одесса ярына чүп, үсемлекләр һәм пычракны чыгара, суда үле хайваннарны табалар.

  • 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады. Буаны шартлатуда Украина белән Русия бер-берсен гаепли. Моннан тыш, станциягә моңарчы килгән зарарлар да әлеге казага китергән дигән фараз бар.
  • Кахов гидроэлектр станциясе җимерелгәннән соң Херсон өлкәсенең 600 дүрткел километр җире су астында калды. Шуның 30 проценты – Днепрның уң як ярында, калганы исә – Русия басып алган сул як ярда.
  • Украина хакимиятләренең соңгы мәгълүматларына күрә, су басу нәтиҗәсендә ун кеше һәлак булган, егерме кеше яраланган, 35 кеше хәбәрсез югалган. Русия мәгълүматларынча, корбаннар саны 17 кешегә җиткән.
  • Шулай ук җирле зоопарк җитәкчелеге 300ләп хайванның үлүен хәбәр итте, Русия билгеләгән хакимиятләр исә зоопаркта хайваннар юк иде, дип ышандыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG