2022 елда Русиядән доллар миллионеры булган 8,5 мең кеше киткән. Моны Henley & Partners һәм New World Health консалтинг ширкәте хисаплап чыгарган.
Шул ук вакытта фаразларга ярашлы, Русиядән 43 процентка күбрәк – 15 мең доллар миллионеры күченеп китәргә тиеш булган, бу аларның гомуми санының 15 проценты дип искәртә "Коммерсантъ",
Әлеге фаразларны 2022 елның беренче яртыеллыгына булган белешмәләрдән чыгып төзегән булганнар, шуңа шундый аерма килеп чыккан. Еллык нәтиҗәләргә Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләр дә йогынты ясаган һәм байларга күчеп китү авырлаштырылган.
"Көнбатыш чикләүләре Русия миллиардерлары өчен ишекләрне япты һәм аларны Кремльгә якынлаштырды. Русия аларның акчаларын контроль итүне көчәйтә һәм алар Путинның Русия бизнесын инвестицияләргә чакыруын хупларга мәҗбүр кала", ди Sibylline Британия консалтинг оешмасы аналитигы Лиана Семчук.
2022 елда доллар миллионерларының иң күбе – 10,8 меңе Кытайдан күчеп киткән. Аларның шактые – 5,2 меңе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә күченгән диелә.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагы да артты.
- Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар да Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.
- Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көндә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.
- Былтыр август азагында Европа берлеге илләре русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктатуын игълан итте. Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель. Бу чикләү Русиянең Украинага һөҗүм итүе сәбәпле кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум