Русия баш прокуратурасы илдә "Агора" хокук яклау төркемен "теләнмәгән" дип тамгалады. Юристлар берләшмәсе сәяси һәм хокук яклау процесслары белән шөгыльләнә, әмма 2016 елда ук Югары мәхкәмә тарафыннан юридик зат булудан туктады.
Юристлар илнең конституцион корылышы һәм иминлегенә куркыныч тудыра дип белдерә Русия баш прокуратурасы.
"Үз эшчәнлегендә оешма Русия ватандашларының янәсе хокуклары һәм ирекләре кысылу фактларын яктыртуга һәм таратуга, Русиягә каршы булган оппозиционерларга, шул исәптән экстремист дип танылган оешма тарафдарларына юридик ярдәм күрсәтүгә басым ясый", диелә баш прокуратура хәбәрендә.
- Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы канун 2015 елда кабул ителде. "Теләнмәгән" оешма дип танылу аның Русиядә эшчәнлеге тыелуга, ә андый оешма белән хезмәттәшлек итү җинаять эше ачылуга һәм иректән мәхрүм ителүгә китерә ала.
- Хәзерге вакытта теләнмәгән оешмалар исемлегендә 89 оешма бар. Алар арасында Коррупциягә каршы көрәш фонды, "Пост-Русия азат халыклары форумы", Украинаның "КрымSOS" хокук яклау оешмасы , "Азат милләтләр лигасы, "Проект" һәм башкалар бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум