Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең Запорожье атом электр станциясендә теракт әзерләвен белдерде. Бу хакта президент үзенең чираттагы видеомөрәҗәгатендә әйтте.
— Әле генә безнең күзләү һәм Иминлек хезмәте хисапларын тыңладым. Русия Запорожье атом станциясендә радиация таралуны күздә тоткан террористик чара сценарие хакында фикер алыша, ди күзләү. Алар моның өчен барысын да әзерләде, — диде президент.
Ул радиациянең чикләрне танымауны һәм кемгә тәэсир итәчәген җил хәл итәчәген искәртте. Украина булган мәгълүматны барлык илләргә һәм халыкара оешмаларга тапшырачагын әйтте.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге белдерүгә фикер белдерде. Ул аны "чираттагы ялган" дип атады.
- Русиянең Украинадагы сугышы башланганнан соң ике як та берничә тапкыр бер-берсен Запорожье атом станциясендә провокация әзерләүдә гаепләде.
- 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелгән. Украина станцияне шартлатуда Русияне гаепләде, Русия үз чиратында Украина һөҗүм итте дип белдерде. Европа берлеге һәм НАТО җитәкчелеге Русия Украинага басып кермәгән булса, мондый хәл булмас иде дигән фикер белдерде.
- Кахов гидроэлектр станциясенең шартлатылырга мөмкин булуы турында Украина ягы былтыр октябрь ахырында ук кисәткән иде.
- Кахов ГЭСы Херсон өлкәсенең Русия басып алган өлешендә урнашкан. Кахов сусаклагычы ярында Запорожье атом электр станциясе урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум