2023 елда Татарстанда 900 бала аланда хәрби-спорт әзерлеге узачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковка сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.
Аның әйтүенчә, Татарстанда беренче мәртәбә бушлай хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбия бирү оештырылачак. Аларның барысы да "Чайка" аланында оештырылган курсларны узачак диелә. Шулай ук ул Татарстанда хәрби-патриотик әзерлек бирү – өстенлекле булып кала бирә, дигән.
24-25 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында Совет берлеге каһарманы Петр Гавриловны искә алуга багышланган хәрби уеннар үткән иде. Анда мәктәпкәчә яшьтә булганнар өчен һәм кече сыйныфларда укучыларга "Ватанны сакларга әзербез!" дигән квест-уен үткәреп, балаларга башлангыч хәрби әзерлек бирделәр.
Балалар өчен "Штык белән када!" дигән штык сугышы уеннары, "Фашист, менә сиңа гранат" дигән каршылыклар тулы юлдан узу ярышы, сугыш кырында элемтәне җайларга өйрәтә торган уен оештырылды. Квестта катнашучыларга Кызыл армия кенәгәсе һәм "Ворошилов укчысы" түштамгасы тапшырылачак диелде.
- Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
- Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
- Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
- Мондый дәресләрне әти-әниләр өчен дә үткәрә башларга җыеналар.
- 2023 елның сентябреннән илдәге бөтен мәктәп мөдирләренең дә тәрбия бирү өлкәсендә махсус киңәшчеләре булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум