2022 елда, Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия чит илләргә авыл хуҗалыгы тауарлары сатудан алдагы ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк акча эшләгән. Бу хакта ITC Trade Map-ка сылтама белән "Коммерсантъ" яза.
Белешмәләргә күрә, бер ел эчендә Русия 41,6 миллиард долларлык тауар саткан. Еллык нәтиҗәләргә күрә, дөнья агро-базарында аның алып торган өлеше 2,1 процентка арткан. Русия агро-тауарларына ихтыяҗ исә, сугыш сәбәпле украин экспортының түбәнәюе белән аңлатыла, дип искәртә басма.
Русия саткан азык-төлек арасында төп тауар – ашлык булып тора. 2022 елда ашлык сатып Русия 13 миллиард доллардан артык акча эшләгән. Росстат мәгълүматларынча, былтыр Русия өченче ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы культураларын 30 процентка диярлек күбрәк җыеп алган, бу рекордлы күрсәткеч булып тора.
Bloomberg агентлыгы исә Русия Украинаның басып алынган җирләреннән бодайны гына санасак та, алты миллион тонна ашлык алып чыкты, дип ышандырган иде. Украина уңышын Русия төрле илләргә, шул исәптән Иран белән Либиягә саткан, дип язды Bloomberg.
Рәсми рәвештә Русиядән иң күп ашлык сатып алучылар булып Кытай, Төркия, Казакъстан, Беларус, Көньк Корея һәм Мисыр тора.
Ел нәтиҗәләренә күрә агротауарлар сатучылар ягыннан дөнья рейтингында Русия 17нче урынны алган.
Бу исемлектә беренче бишлектә АКШ, Бразилия, Нидерланд, Германия һәм Кытай тора. 2022 елда дөнья азык-төлек экспорты иң зур күрсәткечләргә җиткән һәм ике триллион доллардан артып киткән, дип белдерә ITC Trade Map.
- Былтыр Русиядә рәсмиләр моңа кадәр булмаганча мул уңыш – 153,8 миллион тонна ашлык җыеп алу белән мактанды, шуның өчтән икесе – бодай диелде. Татарстан моңа саллы өлешен кертте: республикада 5,2 миллион тонна ашлык җыеп алды.
- Украина хакимиятләре берничә тапкыр Русия безнең ашлыкны ташый дип белдерде, моны урлашу дип атады.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән санкцияләр авыл хуҗалыгы өлкәсенә йогынты ясады. Рекордлы уңыш җыюларына карамастан, узган елгы ашлыкка бәяләр төште. Моңа кадәр Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклануы әйтелде. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәткә бәяләп аңлатты. Ашлыкны экспортка җибәрү кыенлашты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум